Бу хәлләр күптән түгел генә башланды. Мин моны язарга әзрәк куркып та торам, ул уйлардан арынасым да килә. Әбиемнең гүр иясе булуына 8 ел тулгач була башлады бу. Ул мине күпмедер вакыт арасы белән кисәтеп тора башлады. Әйе, бу шул! Бу нәкъ кисәтүләре, - дип уйлыйм, чөнки ул миңа хәбәр итеп шулай бик күп афәтләрдән коткарып калды. Менә шуларның берсе. Әбием миңа төшемә керде дә:" Кызым, авылга кайт!" - дип боерды. Мин аның сүзләрен кире кага алмадым, кисәтүен яхшыга да юрамадым. Нык шикләнеп " Хәерлегә булсын, - дип авылыбызга әтинең нигезенә юл тоттым. Әтием дә минем белән кайтырга булды. Без кайтып кергәндә бөтен өйгә газ исе таралган иде. Мин " Ярый әле, сүзеңне тыңлаганмын, кайтканмын", - дия-дия газ торбаларын тиз генә яптым. Без берничә минутка гына да соңарган булсак, йортта янгын чыгуы бик тә мөмкин иде. Яисә икенче хәл. Ул кабаттан төшемә керде. Миңа үзенең аңа гына хас булган җылы карашы белән текәлеп," Өеңнән ерак китмә!" - диде. Монысында мин үткәннән дә хәтәррәк курыктым.