Фәнилә белән Зәлия урам аша күршеләр. Икесе дә 4 нче сыйныфта укыйлар. Бергә уйныйлар. Кыш башлану белән Зәлиягә әниләре бик матур кызыл пальто алып бирделәр. Фәнилә абыйсыннан калган кара кучкыл төстәге пальтосын болай да бик яратып кими иде, Зәлиянеке янында инде бөтенләй иске, ямьсез күренә сыман. Бернишләр хәле юк Фәниләнең: әнисенең берүзенә өч бала, барысына да җиткерергә кирәк. Шулай да, Зәлиянеке төсле кызыл пальто турында хыялланмаган бер көне дә юк. Чынлап теләсәң, теләк кабул була дигәнне ишеткәне бар иде, инде менә ныклап шуңа инанды. Кичә әнисе аңа да нәкъ Зәлиянеке төсле кып-кызыл пальто алып кайтты! Фәнилә бу матур пальтоны бер киде, бер салды. Кич буе яңа пальтосын киеп биеде, җырлады. Азак, саласы килмичә, йокларга да киеп ятты хәтта.
Уйнарга чыккач, пальтосы пычранудан куркып, утырыбрак торырга тырышты Фәнилә. Үзләре ясаган таудан да шумады, карбабай да ясамады. Зәлия ни, уйлап та бирми, уйный рәхәтләнеп. Монысы пычранса, хәзер икенчесен алып бирчәкләр аңа! Дустын