Бүген Әгерҗегә Татарстан буенча көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров килде. Район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, спорт бүлеге, спорт мәктәбе җитәкчеләре, район мәгариф идарәсе белгечләре белән узган киңәшмәдә Казан кунагы Әгерҗе районында көрәш буенча федерация төзү кирәклеге турындагы тәкъдимен җиткерде. – Бу – көн үзәгендә торучы иң төп мәсьәләләрнең берсе, – диде ул. – Чөнки Әгерҗе районында көрәш “үлеп баручы“ спорт төре. Чынлап та, районда спорт мәктәбендә генә көрәш секциясе эшләп килә. Анда да ике төркемдә нибары 36 яшүсмер шөгыльләнә. – Иң төп проблема – тренер юклыгы. Бердәнбер тренер Рамил Шәрәфетдинов та төп эшеннән тыш кына шөгыльләнә. Аңа түләнә торган хезмәт хакы да ташка үлчим, – диде спорт мәктәбе директоры урынбасары Наталья Мөхәммәтҗанова. – Икенче мәсьәлә – көрәшчеләргә шөгыльләнү өчен зал булмау. Янгын сүндерү частендагы хәзерге зал тиешле таләпләргә җавап бирми, – диде спорт мәктәбе директоры Илдус Чуков. Марсель Таһиров федерация ое
Әгерҗегә Татарстан буенча көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров килде
20 апреля 202220 апр 2022
1
1 мин