Лениногорск политехника колледжында А1 категорияле моточараларга укучылар, шулай ук С, D категорияле тракторчы-машинистлар өчен укыган чыгарылышлар арасында имтихан узды. А1 категориясе буенча имтиханга 10 кеше гариза бирде һәм кертелде. Алар сынауны уңышлы үттеләр һәм имтихан тапшырдылар. 5 тракторчы-машинист арасыннан 4се имтиханга кертелде,берсе яшь чикләүләре буенча имтиханга кертелмәде. Тракторчы-машинистлар шулай ук имтиханны уңышлы тапшырдылар һәм тиешле категория тракторларында йөртү күнекмәләрен күрсәттеләр. Якын арада алар тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары алачаклар. Илнур Галимов, Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча баш инженер-инспекторы Тулырак: http://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/leninogorskida-traktorchy-mashinistka-ukuchylary-imtikhan-tapshyrdy
Лениногорскида тракторчы-машинистка укучылар имтихан тапшырды
4 апреля 20224 апр 2022
~1 мин