Найти в Дзене
Альмандар

ТАТАР МӘДӘНИЯТЕНЕҢ ИҢ ЯКТЫ ЙОЛДЫЗЛАРЫНЫҢ БЕРСЕ

Татарстан Республикасының халык язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, ТАССР, РСФСР, Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Спектакль турында «Әлдермештән Әлмәндәр» – авторның иң танылган әсәре. Спектакльнең премьерасы 1976 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә була. Режиссёры – Марсель Сәлимҗанов. Төп герой – үзенең тормыш сөючәнлеге, зирәклеге һәм тапкырлыгы аркасында үлемне алдый алган Әлмәндәр карт. Карт турындагы вакыйга тамашачылар арасында зур популярлык казана. Ә төп рольләрне башкаручылар театр тарихына ныклап кереп кала: Әлмәндәр – Шәүкәт Биктимеров, Әҗәл – Равил Шәрәфиев, Газраил – Айдар Хафизов, Фәрештә – Наилә Ибраһимова, Өммия – Нәҗибә Ихсанова, Искәндәр – Ирек Баһманов. «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле озак еллар дәвамында, төп рольне башкаручы Шәүкәт Биктимеров сәхнәдән киткәнчегә кадәр, Галиәсгар Камал исемендәге театрның төп спектакле була. «Татармультфильм» турында «Татармультфильм» анимация студи
Оглавление
Миңнуллин Туфан Габдулла улы
Миңнуллин Туфан Габдулла улы

Автор турында


Татарстан Республикасының халык язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, ТАССР, РСФСР, Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Әлдермештән Әлмәндәр татарча спектакль
Әлдермештән Әлмәндәр татарча спектакль

Спектакль турында

«Әлдермештән Әлмәндәр» – авторның иң танылган әсәре. Спектакльнең премьерасы 1976 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә була. Режиссёры – Марсель Сәлимҗанов.

Төп герой – үзенең тормыш сөючәнлеге, зирәклеге һәм тапкырлыгы аркасында үлемне алдый алган Әлмәндәр карт. Карт турындагы вакыйга тамашачылар арасында зур популярлык казана. Ә төп рольләрне башкаручылар театр тарихына ныклап кереп кала: Әлмәндәр – Шәүкәт Биктимеров, Әҗәл – Равил Шәрәфиев, Газраил – Айдар Хафизов, Фәрештә – Наилә Ибраһимова, Өммия – Нәҗибә Ихсанова, Искәндәр – Ирек Баһманов.

«Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле озак еллар дәвамында, төп рольне башкаручы Шәүкәт Биктимеров сәхнәдән киткәнчегә кадәр, Галиәсгар Камал исемендәге театрның төп спектакле була.

Әлдермештән Әлмәндәр
Әлдермештән Әлмәндәр

«Татармультфильм» турында

«Татармультфильм» анимация студиясе Туфан Миңнуллин әсәре буенча «Әлдермештән Әлмәндәр» мультфильмын иҗат итү белән шөгыльләнә. Спектакль белән таныш булган тамашачылар вакыйганы яңа форматта күрә алачак, ә яшь буын төп татар әсәрләренең берсе белән таныша алачак!