Найти в Дзене

Мулла Мөхәммәтхаррас Каратайи иҗаты: «Бу дәрткә юк дәва!»


Биографиясе:

Мөхәммәтхаррас мулла Фәхретдин улы Каратайи хәзерге Лениногорск районындагы Зәй-Каратай авылында дөньяга килгән. Аның әтисе Фәхретдин Корбангали улы шул авылда имам булып торган, мәдрәсә оештырган.
Мухаммед-Харрас мулла Фахреев-Каратаи/Мөхәммәтхаррас мулла Фәхриев-Каратайи
Мухаммед-Харрас мулла Фахреев-Каратаи/Мөхәммәтхаррас мулла Фәхриев-Каратайи
Зәй-Каратай авылы тарихына багышланган китапта Мөхәммәтхаррас турында мондый мәгълүмат бирелгән: «Фәхретдин хәзрәтнең икенче улы Харрас әтисе васыятен үтәп, Зәй-Каратай авылында имам вазыйфаларын башкарганнан соң, Кәрәкәшле авылында (Ютазы районы) мулла булып эшли башлый. Нәкъ шушы авылда эшләгән дәвердә аның бертуган апасы Гайшә ике бала белән тол кала. Харрас мулла бу ике ятим балага зур ярдәм күрсәтә. Җиде яшьлек Фазылга башлангыч белемне ул үзе бирә. Кызганыч, Харрас мулланы узган гасырның 30 нчы елларындагы репрессиянең шомлы дулкыны бу якты дөньядан алып китә».
Харрас нахакка гаепләнеп, совет дәүләтенең рәхимсез репрессиясенә дучар була.1930 елның 5 мартында кулга алына, 58 нче маддә буенча хөкем ителеп, гаиләсе (хатыны һәм 5 баласы) белән 5 елга Төньяк крайга сөрелә. 1990 елның 21 мартында аклана.


Шигъри җыентык:


Аның шигырьләре «Мәрҗани» мәчетеннән 1996 елның 26 мартында алынган ХIХ гасыр ахыры кулъязма дәфтәренә теркәлгән.

Шигъри җыентыкның беренче битендә әлеге шигырьләрнең Мөхәммәтхаррас Каратайи иҗат иткәнлеге һәм аның «Китабе әнисел-гариб» дип аталган җыентыгыннан икәнлеге күрсәтелгән.

«Әнисел-гариб» гыйбарәсен «якын суфи дустым» яки «илаһи гашыйк якын иптәшем» дияргә мөмкин. Элекке суфилар (илаһи гашыйклар) кешеләрне «гариб» дип йөрткәннәр. Адәм балалары бу дөньяда ялгыз, ватаннан аерылган, чөнки төп ватаннары Аллаһы Тәгалә янында.

Мөхәммәтхаррас Каратайи җыентыгындагы 37 шигырьнең күпчелеге дөньяви мәхәббәт, гашыйк иткән җанашларның гүзәллеген тасвирлауга һәм гыйшык утында янучының күңел сагышларына багышланган.

Каратайи шигырьләренең күпчелеге 1880 нче елларда иҗат ителгән. Традицион суфичылык әсәрләренә хас булганча, шигырьләренең теле шактый үзенчәлекле һәм автор гарәп-фарсы алынмаларын күп кулланган. Шулай да, арада җиңел аңлаешлы строфалары да бар, мәсәлән:

Сәне күргәч китде җөмлә дәрманым,

Йөзләреңдән пәрдәңне күтәр, җаным?!

Авторның чибәрлекне данлаудагы чагыштырулары искиткеч бай, мәсәлән:

Таң былбылы тавышына

Сүзләрең охшый, җаным!

Күктәге таң йолдызына

Күзләрең охшый, җаным!

Синең чибәрлектән, и, җан,

Ай-Кояш гаҗиз калыр!

Җәннәттә синең охшашны

Күрмәде күзләр, җаным! (Хәзерге татар әдәби теленә күчермәсе)

Каратайиның шигырьләре бер темага язылганга күрә, аларда бер төрле һәм охшаш сүзләр һәм сыйфатлаулар кабатлана, рефреннар, эчке рифмалар, бай чагыштырулар һәм нәзакәтле тасвирлар күп.

Кайбер сүзләр строфа эчендә рифмалашкан :

Күзләрең фетнәсе кертер

Дөзәхә заһидлари!

Бу җиһанда мәдхеңә чөн

Йитмәде сүзләр, җаным!

Гөл кеби хәндан улан

Йөзләреңи бер күрмәгә

Аглады кан, зар идүбән

Нәчәдер күзләр, җаным!

__

Мөхәммәтхаррас Каратайиның шигырьләре хәзерге замангача сакланып калуының сәбәпчесе – мулла Мөхсин Габделгали улы Бәйрәкәви.

Мухсин-мулла Губайдуллин/Мөхсин мулла Гобәйдуллин
Мухсин-мулла Губайдуллин/Мөхсин мулла Гобәйдуллин

Әлеге җыентыктан берничә шигырьне биредә калдырабыз:

Җөда улдым висалидан

Башым чыкмас бу заридан,

У дилбәрнең азаридан,

Идәрдем пус гыйзаридан,

Җөда улдым висалидан.

Кичә-көндез карар кыйлмай,

Һәмишә агларам зар-зар,

Нәләр идим икән, әй, яр?!

Җөда улдым висалидан.

Күзем кан-яшь илә тулмыш,

Йөрәгем дәрде чук улмыш,

Йөзем гыйшык удилә сулмыш,

Җөда улдым висалидан.

У дилбәр дәрдилә гомрем

Кичердем бән нәчә еллар,

Дәрига, аһ, ахыр дәмдә

Җөда улдым висалидан.

Куеб [ки] хакьне йөземә,

Чигәрәм сөрмә йөземә,

Вирерәм җанымы үзеңә,

Җөда улдым висалидан.

Әлеми баглайуб мөхкәм,

Дәхи тез[ем]не чүгеб һәм

Идәрәм хезмәте мәрһәм,

Җөда улдым висалидан.

Хәзерге татар әдәби теленә күчермәсе: Мәхрүм булдым кавышудан

Башым чыкмас бу зарымнан,

Ул чибәрнең сагышыннан,

Үбәр идем чигәсеннән,

Мәхрүм булдым кавышудан.

Кичә-көндез түзә алмый,

Һаман да елыймын зар-зар,

Ниләр кылыйм икән, әй, яр?!

Мәхрүм булдым кавышудан.

Күзем кан-яшь илә тулды,

Йөрәгем сызлавы артты,

Гыйшык утыннан йөз сулды,

Мәхрүм булдым кавышудан.

Аның сагышыннан гомерем

Кичердем мин күпме еллар,

Үкенеч, ахыр сулышта

Мәхрүм булдым кавышудан.

Куеп ки хакьне йөземә,

Сөртер идем лә йөземә,

Бирермен җаным үзеңә,

Мәхрүм булдым кавышудан.

Кулларымны бик нык баглап,

Янә тезләремне чүгеп

Яраны дәвалар идем,

Мәхрүм булдым кавышудан.

Бу дәрдә юк дәва!

Бүген бер хәкиме күрдем,

«Нә дәрд ирде сәнгә?» – диде.

Бу дәрдемә дәва сордым,

«Бу дәрдә юк дәва!» – диде.

Җиһан эчрә сәфәр кыйлдым,

Чук илләрдән гөзар кыйлдым,

Табибләрдән дәва сордым –

«Бу дәрдең бидәва!» – диде.

Дүнәрдем хәбибе садыйк,

Ул ирде табибе хазикъ,

«Имәсмән дәгъвада кязиб,

Бу дәрд – дәрде һава!» – диде.

«Бу дәрдә һич дәва юкдыр,

Дәвалардан рәва юкдыр,

Мәгәр бу дәрде фәрдеңә

Висале яр дәва!» – диде.

Хәзерге татар әдәби теленә күчермәсе: Бу дәрткә юк дәва!

Бүген бер хәкимне күрдем,

«Ни дәрт килде сиңа?» – диде.

Дәртемә дәва сорадым,

«Бу дәрткә юк дәва!» – диде.

Дөнья буйлап сәфәр кылдым,

Күп илләрдән гизеп кичтем,

Табибләрдән дәва сорадым –

«Бу дәртең дәвасыз!» – диде.

Тугры дустыма юнәлдем,

Ул бик оста табиб иде,

«Әйталмыйм дәгъваңа ялган,

Бу дәрт – гыйшык дәрте!» – диде.

«Бу дәрткә һич дәва юктыр,

Дәвалардан файда юктыр,

Мәгәр бу авыруыңа

Ярга кавышу дәва!» – диде.

Җаным

Ләйләтел-бәдердә тугмыш

Маһе табаным, җаным!

Ләйләтел-кадердә инмеш,

Рухе рәваным, җаным!

Афитабе йаумел-әдха

Талигат вәҗһең, җаным!

Хөршиде йаумел-ликадер

Бәдре рохсарың, җаным!

Кәүкәбе ләйләи мигъраҗ

Чәшме пөрнур, җаным!

Мәркәбе ләйлел-висальдер

Зүдәи садрең, җаным!

Хәзерге татар әдәби теленә күчермәсе: Җаным

Тулы ай төнендә туган

Тулган аем син, җаным!

Кадер кичәсендә иңгән,

Ташкын рухым син, җаным!

Корбан бәйрәм Кояшыдай

Нурлы йөзләрең, җаным!

Кавышу көне Кояшыдай

Тулган ай йөзең, җаным!

Мигъраҗ төненең йолдызы

Күзең нурлары, җаным!

Кавышу көне аргамагы

Җитез күңелең, җаным!



Раиф МӘРДАНОВ – ТР Милли китапханәсенең редакция-нәшрият бүлеге баш китапханәчесе, филология фәннәре кандидаты