Беркөнне ишегалдында матур гына яшәп яткан йорт хайваннары арасында тавыш купты. Гауганы һаман да шул мактанчык Кәҗә чыгарды.
- Күрегез әле, мәээээ, күрегез әле, колагым ничек зур булып шеште.
Шушы сарыкның тиктормас бәрәне ничә көн инде янымда җилләнеп чаба, шул гына җил кертеп шештерде.
- Булыр, булыр. Кичә мин дә әбит вакытында бераз черем итим дип,
башны терәгән идем, йөгереп тә килде, сулы чиләкне өстемә аударды, кыт-кытаак!- диде Тавык.
- Сез бер дә дөрес сөйләмисез, ул чиләктәге су безгә коенырга бик тә
рәхәт булды, бәрән гел шулай эшлә яме, үскәнем, бак-бак, - дип, бакылдады Үрдәк.
- Юк, юк, юк Сарык бәрәне чыннан да тәрбиясез, “бә-бә-бә” дип
өлкәннәргә тел күрсәтә, үртәшә, - диде горур Әтәч.
- Һау, һау! Миңа калса, Кәҗә, гаеп синең үзеңдә, чөнки әйткән саен юка
гына күлмәк киеп, син йөрисең тау башында сикергәләп. Салкын шунда тигәндер, - диде тыныч кына Эт.
- Менә-ә, менә-ә, мин дә нәкъ шуны әйтмәкче идем, кыюлыгым гына
җитми. Менә-ә-ә минем тун калын, биреп тә тора алам, - диде читтә Бәрәнен кочаклап торган Сарык сүзгә кушылып.
- Э-Э-һе-һе! Кирәк ди синең туның, үземнеке дә бик матур! – дип,
чәчрәп чыкты Кәҗә. – Син минем киемемә кысылма яме Маэмай, әнә колагым бик авырта, нишләргә икәнен әйт.
Шулчак түбәдә сабыр гына әлеге бәхәсне тыңлап яткан Песи торып,
кояшка карап киерелде, сузылды да, әкрен генә әйтеп куйды:
- Гаепне башкалардан эзләгәнче, үзеңне ныклап өйрән. Бәлки үзең
тәрбиясездер син?
Барлык хайваннар да тып-тын калып үз урыннарына таралдылар. Ә
кәҗә исә, үкчәле түфлиләрен, саргылт күлмәген киеп, шешкән колагына кызыл алка тагып, койма ярыгынннан хуҗа бакчасына кәбестә кимерергә китте.
Җүнсезгә күпме генә акыл бирсәң дә, ул барыбер яхшылыкны
аңламый.