6 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йортында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Яшәү стиле - сәламәтлек!» дип исемләнгән сәламәтлек сәгате уздырдылар. Чараның максаты – кеше тормышында сәламәтлекнен төп кыйммәтләрнен берсе икәне турында күзаллауны формалаштыру. Чарада балалар кеше сәламәтлеге нидән гыйбарә һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару кирәклеген ачыкладылар. Көн режимы, дөрес туклану, гигиена мөһимлеге турында сөйләштеләр. Ни өчен чыныгырга кирәклеген һәм тормышыбызда сәламәт йокы нинди роль уйнавын белделәр. Аннан соң төрле күнегүләр башкарылды, гимнастика ясалды.
Шәмәрдән мәдәният йортында «Яшәү стиле - сәламәтлек!" дип исемләнгән сәламәтлек сәгате уздырдылар
8 апреля 20228 апр 2022
7
~1 мин