Булачак игенчеләр сыналды Кичә Саба аграр көллиятендә “Авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын эксплуатацияләү-ремонтлау”, “Авыл, урман, балык хуҗалыклары” белгечлекләре буенча Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының республика этабы үткәрелде. Максаты – иң сәләтле һәм талантлы студентларны ачыклау, урта буын белгечләрен әзерләүнең сыйфатын арттыру, аларның һөнәри компетентлыгын алга таба камилләштерү, укучыларның иҗади потенциалын тормышка ашыру, шул исәптән Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсларында җиңүчеләрне тәкъдим итү. Олимпиада укучыларның мөстәкыйль һөнәри эшчәнлеккә сәләтен тикшерүне, бурычларны нәтиҗәле хәл итү сәләтен камилләштерүне, фикерләү, эшчәнлекнең хаталарын конструктив анализлау сәләтен үстерүне, шулай ук студентларны алга таба һөнәри һәм шәхси үсешкә кызыксынуны арттыруны күздә тота. Олимпиадага Зәй, Азнакай, Актаныш, Әтнә, Сарман, Арча, Чирмешән, Кукмара,Аксубай махсус аграр белем бирү йортларыннан иң яхшы 9 студент килде. Аларны дәрәҗәле чарада катна