Найти в Дзене
Саба таңнары

Әти-әниләр БДИ тапшырды

Чыгарылыш имтиханы һәр укучыдан ныклы белем таләп итә.  Әмма БДИ тапшыру өчен балага белем генә җитми, аңа психологик яктан әзерлекле булу да кирәк. Әлеге акция әти-әниләргә имтихан тапшыру кагыйдәләре һәм процедурасы белән алдан танышырга мөмкинлек бирә.  Имтихан алдыннан  нәкъ балалары кебек үк әти-әниләр теркәлделәр, шәхси әйберләрен, телефоннарын тапшырдылар, тимер эзләгеч аша үттеләр. Саба районының БДИ үткәрү буенча 45-01 пункты җитәкчесе Зөлфәт Гыйбадуллин әти-әниләргә имтихан бирү тәртипләрен, сынау барышында ничек контроль алып барылуын аңлатты, ә оештыручылар  документларны дөрес итеп тутыру тәртибен аңлаттылар. Барлык биремнәрне башкаруга 1 сәгать вакыт бирелде.  Математика фәненнән үткән сынау имтиханында ул көнне 15 ата-ана катнашты.