Үзенә генә билгеле сәбәпләр аркасында, Брянск өлкәсеннән Лениногорскига килеп чыккан, законсыз эше өчен инде элегрәк хөкем ителгән С.ка, янә суд каршына басарга туры килде. Лениногорск шәһәр суды аны Россия Федерациясе Җинаять кодексындагы 158 маддәнең 3 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты. Суд тарафыннан С. ның 2021 елның 17 декабрендә, исерек килеш, Лениногорск шәһәре кунакханәләренең берсендә үзе белән бер номерда яшәүче ир-атның игътибар итмәвеннән файдаланып, аның кесәсеннән банк картасын урлап китүе ачыкланган. Шәһәр кибетләре буйлап “гостроль”дә йөргән карак, сатып алган әйберләре өчен шушы карта ярдәмендә түләгән, зыян күрүчегә 3741 сум 40 тиен күләмендә матди зыян китергән. Суд утырышында хөкем ителүче гаебен таныган һәм тәүбә иткән. Зыян күрүчегә үзе тоткан акчаларны кире кайтарып биргән һәм 3000 сум мораль зыян китергәне өчен дә түләгән. Әмма суд С .ның кылган җинаяте- рецидив булуын, инде бер тапкыр эшләнгән җинаятьнең янә кабатлануын һәм бу законсыз к
Лениногорскилының банк картасын урлаган Брянск кешесе суд каршына басты
31 марта 202231 мар 2022
1 мин