30 март көнне Елыш авылы һәм Теләче районы Урта Мишә авылы клублары белән берлектә, Урта Мишәдә "Авыл мәдәни мирас сандыгы" дип исемләнгән күңелле кичә уздырылды.
Элеге кичә Россиядә мәдәни мирас елы уңаеннан үтте. Үзебезнең әби - бабайларыбызның милли уеннарын барладылар, борынгы җырлар искә төшерелде һәм әлбәттә инде соңыннан милли ризыкларыбыз белән бергәләшеп чәй эчтеләр. Кичә бик җылы мөхиттә узды, күңелле хәтирәләр күңелдә озак сакланыр.