Найти в Дзене
Саба таңнары

Шәмәрдән авыл җирлегендә чаңгы сезонын ябу тантанасы узды

25 март көнне Шәмәрдәндә чаңгы сезоны ябылуга багышланган һәм Миндель Вәлиуллин истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары булып узды.

Тантаналы ачылышны Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айдар, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов Ирек, «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Маканов Динар, “Рост” Шәмәрдән лицее директоры Мөхәммәтов Ильфат һәм Вәлиуллин Дилюс үткәрделәр.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.