28 март көнне Казан шәһәренең Каюм Насыйри исемендәге 80-нче мәктәбендә Татарстан Республикасының халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мингазов Мөдәрис Мөхетдин улының шәхси күргәзмәсе узды. Әлеге күргәзмәне Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалы рәсем сәнгате бүлеге укучылар һәм укытучылары карап кайтты.
Мөдәрис Мөхетдин улы үзенең "Җир бакчалары" күргәзмәсе буенча авторлык экскурсиясе үткәрде, үз картиналарын булдыру тарихын сөйләде. Балалар рәссамның иҗаты, биографиясенең кызыклы фактларын белделәр. Очрашуда шулай ук чакырылган кунаклар, рәссамнар, музыкантлар һәм сәнгать эшлеклеләре чыгыш ясады, алар яшь буынны якташыбызның иҗатын дәвам итәргә чакырдылар.