Хөрмәтле райондашлар! Сезне, 2 апрель көнне үтәчәк авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакырабыз!
Әлеге чаралар район үзәге Байлар Сабасында Аргамак картодромының машиналар кую урынында, Шәмәрдән бистәсендә тимер юл вокзалы каршында узачак.
Район оешмалары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре сезгә үзләре җитештергән азык-төлек, көнкүреш һәм авыл хуҗалыгы товарларын тәкъдим итәчәк.
Ярминкәләргә сату белән чыгарга теләгән оешмаларны, фермерларны, шәхси эшмәкәрләрне, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны чакырып калабыз!
Өстәмә белешмәләр өчен 2-32-73 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Хөрмәтле райондашлар, Сезне ярминкәләрдә көтеп калабыз!
Фото: архив/Фәнил Мәүлетов