Элек-электән хатын-кызлар кул эшләре белән шөгыльләнгән: чигү, тегү һәм кием-салым бизәгәннәр. Эшләнмәләр өйне бизәү өчен дә, бүләкләр өчен дә кулланылган, ә күпләргә яхшы табыш та китергән.
26 март көнне Олы Арташ авыл клубында «Күңел җылысы кул эшләрендә» дип исемләнгән кич утыру оештырылды, остазлар үзләренең кул эшләрен тәкъдим иттеләр.
Чара барышында гармунга кушылып җырлар да җырланды. Бер-берсен уз куллары белән ясаган эшләре белән сөендерделәр һәм бик канәгать калдылар: "Бары тик кул эшләреннән генә уңай хис-кичерешләр аласың, күңел һәм тән белән ял итәсең. Буш вакыт сизелмичә дә үтеп китә", - ди осталар.