Найти тему
Балтаси - Хезмэт

Самаралылар райондашларыбызны алкышларга күмгән

Карадуган мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Сәяр" үзешчән театр коллективы Самарада зур уңышка ирешә.

Безнекеләр Самарада кунакта
Безнекеләр Самарада кунакта

Әлеге коллектив үзләренең иҗат җимешләре - "Яшьлек белән очрашу" спектакленең видеосын Самара өлкәсе Камышлы районында үтүче "Камышлы театраль мозаикасы" фестиваленә җибәрәләр һәм өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булалар.

Карадуганның "Сәяр" коллективы Самара өлкәсе Камышлы районы сәхнәсендә.
Карадуганның "Сәяр" коллективы Самара өлкәсе Камышлы районы сәхнәсендә.

Узган атна ахырында "Сәяр" коллективы Самарага бүләкләнүгә баралар һәм шунда спектакльнең бер өзеген куеп, тамашачының көчле алкышын яулыйлар һәм әлеге спектакльне тулысынча куярга дигән чакыру алалар. Афәрин, котлыйбыз