"Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү вәкилләре юбилярны котлады. Мингата Якупов - Урмышлы авылының Бөек Ватан сугышы ветераны. Сугышта 7 ел хәрби хезмәттә була.Кайткач бик озак еллар авылда ветеринар табиб булып эшли. Мингата Якупов 95 яшен оптимизм белән, күтәренке кәеф белән каршылый. Мингата бабайның янында хатыны Фәһимә апа. Алар бергә 35 ел гомер кичерәләр. 8 бала, 15 онык, 18 оныкчык - аларның шатлыгы. Якуповлар гаиләсе әле тагын озак еллар бергә балалар, оныклар игелеге күреп яшәсен. Тулырак: http://zamansulyshy.ru/news/jemgyiyat/urmyshlyda-bek-vatan-sugyshy-veterany-mingata-yakupov-gomer-byrmen-bilgelp-tte
Лениногорск районы Урмышлы авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Мингата Якупов гомер бәйрәмен билгеләп үтте
7 апреля 20227 апр 2022
1
~1 мин