апрель көнне Туктар авыл клубында китапханә белән берлектә "Йөрәкләрдә дин нуры" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Бу чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана. Чарага килгән кунаклар ислам диненең кануннары турында белемнәрен тирәнәйттеләр һәм мөнәҗәтләр тыңладылар. Катнашучылар өчен “Дөрес юл” дигән китап күргәзмәсе дә оештырылды. Анда ислам турындагы мәкаләләр, газеталар белән танышырга мөмкин иде. Кичә ахырында яулык бәйләү буенча мастер-класс үткәрелде.
Туктар авыл клубында “Йөрәкләрдә дин нуры” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде
6 апреля 20226 апр 2022
5
~1 мин