Элек әбиләребез чиккән сөлгеләр сандыклардан, шкафлардан чыкты, Сугышлы авылы халкы аларны мәдәният йортына алып килде. Биредә Болгарда Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан күргәзмә оештырылды. Шулай ук Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы да бара. Әлеге күргәзмәдәге чиккән сөлгеләр, чиккән кулъяулыклар, тукыган сөлгеләр шушы теманы да колачлый. “Элек бит кич утырып, сөлгеләр чиккәндә бәетләр дә укыганнар, мөнәҗәтләр дә көйләгәннәр. Без мәдәният йортында авылыбызның ак әбиләре катнашында “Халкыбызның җан авазы – мөнәҗәтләр һәм бәетләр” дигән чара үткәрергә дип планлаштырган идек. Авылның гореф-гадәтләрен барлап, рухи кыйммәтләрне онытмаска иде”, - ди мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Сиринә Галимова. Кичәгә олы буын апалары, ак яулыклы әбиләр килгән. Сугышлы мәктәбендә 40 елдан артык укытучы булып эшләгән Сания Морадымова берничә ел элек хаҗда булып кайткан. Ул андагы хис-тойгыларын, кичерешләрен яңа гына изге җирдән кайткан хаҗия сыман сөйләгән. Аннан алып кайт
Сугышлыда бәетләр һәм мөнәҗәтләр кичәсе үтте
6 апреля 20226 апр 2022
5
1 мин