“Хыял” яшьләр үзәге “Шэп Family” интеллектуаль-күңел ачу уены уздырды. “Хыял” яшьләр үзәге авыл җирлекләрендә яшәүче гаиләләр арасында даими рәвештә “Шэп Family” интеллектуаль-күңел ачу уены уздырып килә. Интеллектуаль-күңел ачу уенында төрле авылларда яшәүче актив өч гаилә катнаша. Алар төрле конкурсларда көч сынаша. - “Хыял” яшьләр үзәге оештырган чираттагы чарада без дә катнаштык. Рәхмәт оештыручыларга. Районыбыз җирлегендә яшәүче үзебез кебек үк яшь гаиләләр белән танышып кайттык, - ди Сәрдек авылыннан Тәбрисовлар гаиләсе.