Лениногорск районының Тимәш авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты иске бина урынына төзелә. Гомуми мәйданы 78,35 кв. м. булган модульле бина Татарстан Республикасы «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча төзелә. Бүгенге көндә эшләп килүче ФАПның иске бинасы сүтелгән, халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү китапханә бинасында башкарыла. Барлык төзекләндерү эшләрен җәйгә тәмамларга планлаштыралар. Тулырак: http://zamansulyshy.ru/news/kyiska-hdjbdjrldjr/leninogorsk-rayonyny-timsh-avylynda-yaa-fap-tzel
Лениногорск районының Тимәш авылында яңа ФАП төзелә
6 апреля 20226 апр 2022
1
~1 мин