Укучыларга тере суның нинди зур әһәмияткә ия булуын аңлату максаты белән «Су - яшәү чыганагы» уенында катнашырга тәкъдим ителде.
Катнашучылар үз командасының исемен һәм девизын уйлап таптылар, шуннан соң төрле биремнәрне башкардылар. Очрашу ахырында балалар Россиянең киләчәге, аның экологиясе, елгаларның һәм күлләрнең чисталыгы кешенең үзеннән тора дигән нәтиҗәгә килделәр. Сусыз кеше тормышын күз алдына да китереп булмый, чөнки ул, барыннан да элек, кеше организмының төп өлешләренең берсе.