Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә биш меңнән артык кулъязма саклана. Без сезгә аларның өчесен тәкъдим итәбез.
"Остаханә" проектында ирекмәннәр белән күмәкләшеп уку, компьютерда бастыру, русчага тәрҗемә итү оештырылды. Ирекмәннәр көндәлек-хатирәләрне укып, компьютерда җыйды һәм тәрҗемә эшләрен башкарды.
Әлеге ядкәрләрдән кайбер өзекләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
Шәрәфетдин Ногман улы хатирәләреннән
Мин, Шәрәфетдин Ногман әл-мәрхүм угылы, туган 1883 нче елда искечә гыйнвар 10-ында Татреспублика Питрәч районы Тау Иле карьясенең (авылының) урта тормышлы гаиләдән. Без булган алты бала: Борһанетдин, Шәрәфетдин, Әхмәдкәрим; кызлардан: Маһирә, Сабира, Факиһәдер. Хайваннардан бер ат, бер сыгыр (сыер), дүрт-биш баш сарык асрый идек. Бездә җир аз иде. Безем (безнең) авыл тирә-ягында кругум боярлар иде. Бөтен җирләр алар кулына кереп беткәнлектән, икмәк үзебезгә дә бер елга ашарга йитми (җитми) иде. Шунлыктан боярларга эшләргә тугры (туры) килә иде. Чөнки алар безгә кыш көне, җәй көне аларга эшләү шарты илән (белән), көтәргә он бирәләр иде. Шулай итеп авырлык илән көн итә идек. Авыл зур гына иде. Ир балаларга бер мәдрәсә иде. Җитмешләп бала укый иде (кадимчә). Шуларга бер мөгаллим иде. Әгәр дә өйдә ата-ананың өйрәтеп-укытып җибәрмәсәләр, ул хәтле баланы бер мөгаллим генә укытырга һич мөмкин түгелдер. Бар иде шундый балалар: өчәр ел иман шарты укып йөриләр иде. Шулай да безем (безнең) әнкәбез яхшы гына укыган иде. Бер абый илән икемез дә бергә укыганлыктан, без инде сигез яшь тулганда мәдрәсәгә укырга кердек. Чөнки безне әнкәй укытуы аркасында, без Һәфтиякне ике мәртәбә иҗекләп, ике мәртәбә сүрәләп чыгып, Коръәнгә кергәч, без мәдрәсәгә керү илән Коръән укый башладык һәм китаплар укый башладык. Шулай итеп, биш ел укыдык. Гарәп-фарсыдан да күп кенә китаплар укыдык. Биш елдан соң әткәй безне инде мәдрәсәгә бирмәде. «Шул укуыңыз җитәр, мулла булмассыз», – дип абыйны бер тегүче илән өйрәнчек малай булып, тегү тегәргә өйрәнергә чыгып киттеләр. Сентябрь аенда китеп, март аенда кайттылар. Һәм икенче елны мин дә Шакир исемле кеше илән, өйрәнчек булып, чыгып киттем. Без йөрдек Бирский өяздә. Танып, Сәйдәк, Колай авылларында йөреп, бер йөз сумлап эшләп, март аенда //2 бит// егерме сумга җиде яшьлек ат алдык җиккән килеш. Алты тегүчеләр бергә җыелып, сигез йөз километр җирне шулай ат илән кайттык. Шул җәйне мин әткәй илән Казанга барып, әткәй мине Мөбаракҗан тегүчегә бирде. Анда мин дүрт ай эшләдем. Шул җәй безем әткәйнең бертуган энесе Гыйрфан абзый Казаннан күчеп китеп, Пермь шәһәрендә тора иде. Әткәй анда китте кунакка. Анда ул бер ай торды. Гыйрфан абзыйга кибеттә сату итәргә бер малай кирәк булганлыктан, әткәй мине Гыйрфан абзыйга җибәрергә булган. Бер елга утыз алты сумга килешеп, егерме сум задатка алып кайткан. Димәк, ул мине утыз алты сумга сатып кайткан. Балалар күп булгач, кайберсен сатса да гөнаһы булмас, дигәндер. Шулай итеп мин анда кибеттә хезмәт иттем алты ел. Актык елларда минем жалуниям елга йөз сум иде. Шул жалуниянең яртысын, һәр елны килеп, алып китә иде. Шулай итеп, әткәйгә дә бу яхшы гына ярдәм иде. Һәм мин дә кибеттә сату итәргә өйрәндем дә һәм киендем дә.
Шуннан 1904 елны мине армиягә алдылар. Яшь солдат булып, хәзерге Польшада Лодзь шәһәрендә хезмәт иттем дүрт ай. Шундан безне җибәрделәр сугышка Япония илән сугышырга. 1903 елда Япония безгә сугыш ачкан иде. Безне төрле полклардан җыеп, ызборный (сборный) шалун (эшелон) илә Лодзьдән Харбинга чаклы бер ай бардык. Харбинда безне төрле полкларга бүлеп, безне җибәрделәр город Каунҗинзгә. Анда бер ай буенча окоп казып, проволочный загражденияләр ясадык. Ул вакыт инде Япония Порт Артурны, Лаяданны, Мукденны бездән сугышып алган иде, һәм Сахалинны да алган иде. Шул вакыт главнокомандующий Куропаткинны төшереп, аның урынына главнокомандующий итеп Линевичны куйганнар иде. Аны куйгач сугыш булмады инде. Шулай итеп, Япония безне җиңеп, килештеләр. Без Маньчжуриядә алты ай торып, Россиядә Могилев шәһәрендә хезмәтне тәмам итеп, 1907 елда өйгә кайттым да, өйдә бер ай тордым да, тагы да киттем Перьмга, тагы да Гыйрфан абзыйга кердем. Анда ит кибетендә сату итә башладым. Жалуния айга 15 сум илән. //3 бит// Бу ит илә сату итүне мин яртамадым, чөнки, бөтен кием канга буялып беткәнлектән, Гыйрфан абзыйдан сорадым расчет. Шуның илән бергә: «Миңа тапмасыңмы урын бакалей кибетендә сату итәргә», – дигәч, ул миңа әйтте: «Алай булса, Шиһаб Садретдинев үз өе астында аның кибете бар, шунда сату итәргә ул приказчик эзлидер», – дигәч, мин абзыйга әйттем: «Ул үзендә хезмәт иткән кешеләрне, ачуы килсә, берничә ай тота да, бер тиен акча бирми куып чыгара, дип әйтәләр», – дигәч, абзый көлде дә: «Син кайдан ишеттең аның шундый усал кеше икәнен», – дигәч: «Анда андый эшләр юк түгел, бар. Түлке (только) һәркемгә түгел. Ул каршы ыспурлашкан (спорлашкан) кешене яратмыйдыр. Син аңар ярарсың, син каршы әйтмисең бервакытта да», – дисә дә, аның артык хыянәтче кеше икәнен күп кенә сөйләде. Менә шул көнне Шиһаб агай үзе, яхшы күк ат җиккән, килеп туктады, безем ит кибете янында кычкырды: «Ата баласы, исәнме», – дип. Безнең Гыйрфан абзыйны күп кеше «Ата баласы» дип йөриләр иде. Кибеткә кереп, ит байтак кына алды да, китәргә тора иде. Гыйрфан абзый әйтеп куйды: «Син приказчик сату итәргә эзли идең. Таптыңмы?» – дип. Сорауга: «Әле юк, тапмаган. Әллә синең белгән берәр кешең бармы», – дигәч: «Менә тушы (шушы) энем ит кибендә сату итүне яратмый, бакалей кибетендә сату итүне телидер», – дигәч: «Алай булгач бүген безгә килсен, сөйләшербез», – дип китте. Мин икенче көнне иртән бардым, хәл-әхвәлне озак кына сорашты //4 бит//, иртәгә җыенып килергә кушты. «Жалуния хәзергә унбиш сум булыр, алда күз күрер», – дигәч, мин инде күп сөйләшеп тормадым. Шул әйткәнгә разый булып, Аллага тапшырып, 15 июльдән 1908 елда Шиһаб Садретдиневкә кереп, эшли башладым...
Хатирәләр дәфтәрен Ирек Һадиев, Ләйсән Солтанова, Резеда Насыйбуллина, Алсу Морзакаева, Ләйсән Нәбиуллина, Динә Сабирҗанова укыдылар.
Гыйльмулла Гыйбадуллин хатирәләреннән
Шулай итеп, сабан чәчүләре җитте. Әти тирес түгәргә башлады. Әти янә елдагыча диләнкә алып урам кисә башлады. Шул вакыт әти агач кискәндә ялгыш орлыкка аударган. Шуннан эстрилек[1] килеп симәнәгә агач аударган өчен, сумкаларын ата-ата җенләнгәнен, әти сөйли торган иде. Шуннан әти эстрилекне кунакка чакырып кайткан икән. Әти җомга намазы укырга мәчеткә киткән иде. Без ишек алдында уйнап йөргәндә мылтыклы урыс килеп керде. Инде ул безгә карап «Әтиегез өйдәме» сорауга, «Әти мәчеткә җомга укырга китте, хәзер кайтыр», дип җавап бирдек. Ул инде әти арба куяр өчен абзар белән тоташтан эшләнгән лапас бар иде, шуннан арба өстенә менеп ятып торды. Шуннан әтинең кайтканын кургәч мин «Әти, бер урыс килде, лапаста арбада йоклый» дип җавап бирдем. Шуннан әти аның янына барып эндәшеп исәнләштеләр дә, өйгә чәй эчәргә кереп киттеләр. Без урыс күргәнебез булмагач, алар чәй эчкән җиргә куркып йөрдек. Шуннан алар чәй эчтеләр дә, нәрсәгәдер тимер көрәк тотып урманга менеп киттеләр. Шулай итеп безнең әти шул эстрилек белән дуслашып киттеләр.
Бу вакытларда көннәр матур иде. Эсселәсәм, иптәшләрем белән су коенырга чаба идек. Шулай итеп җыен туйлары җитә иде. Ул вакытларда ашлыкның уңышы яхшы, халык рухы шат була торган иде. Шулай итеп, халык җыен, печән чапкан чакларда эчәр өчен чүлмәк куя торганнар иде. Прәннек-җимеш сатучылар килә торган иде. Халык кунак чакырышып, эчеп исерешеп шау итә торганнар иде. Без, малайлар, кунаклар килсә-китсәләр басу капка төбенә капка ачарга чаба торган идек. Прәннек-җимеш ташласалар, ашага-ашага җыя торган идек. Инде җыеннар беткәч халык печән чабарга башлый торганнар иде. Шуннан эш-эшкә ялганып арыш урагын урырга, көзгә чәчүлек симәнәгә арыш суга торганнар иде. Шулай итеп, ул елны да арыш сабан урагын бетерделәр, ындырга көлтәләр керде. Ындыр эшләрен бетерделәр, бакчадан бәрәңгеләрне алдылар. Инде мин бу вакытларда тугыз-ун яшьләр чамасында малай идем.
Шулай итеп көзләр җитте, мәктәпләр ачылды. Мин мулла мәдрәсәсенә укырга йөри башладым. Мулла һәр көнне «Әлхәм» сүрәсен иҗекләп сабак бирә торган иде дә, чыгып китә торган иде. Кич булса уйнар өчен кунарга чаба торган идек. Иртәнгесен кайтып чәй эчә идек тә, янә укырга дип китә идек. Мулла хәлфә ялламый, үзе генә укыта торган иде. Бер көнне Чүрилино, икенче көнне Арча базарына, аннан кайтып бер көн укытса, туйга кунакка чаба иде. Шулай итеп, атнага ике-өч көн дәрес укып кала идек. Мулла барча укучы балаларына эшләтә иде: салам көлтәләтә иде, пичкә белән су китертә иде, сыер бугы көрәтә, утын кисеп утын ярырга куша иде.
Инде шуннан соң, шул укуның тәртибе булмагач, [әти] Курса мәдрәсәсен белешергә китә. Анда укытучылар белән сөйләшеп, мине укырга салырга вәгъдә биреп кайткан. Шуннан әти миңа Чүриле базарыннан чалбарлык-камзуллык материя алып кайтып, тиз генә тектерде дә. әни өсләремне юып, хәзерләп иртә торып чәй эчтек тә, әти чыгып, минем белән Курсага киттек. Кәлимулла абзыйларга барып кердек. Шуннан әти белән мәктәпкә киттек. Барып җиттек мәктәп янына. Мәктәп балалар укыган тавышка шау итеп тора иде. Инде кердек мәктәпкә, сәлам биреп әти күреште хәлфә белән. Аның соңында мине күрештерде. Шуннан миңа хәлфә алдына, каршына күрсәте, мин шунда утырдым. Шуннан әти кайтып китте. Хәлфәм әлифба китабы бирде. Шуннан миңа «ана», «ата» дигән хәрефләрне күрсәтеп дәрес бирделәр. Мин ул вакыт сулагай язмакчы булган идем. Гәбдерәүф хәлфә күреп уң кулыма тотып язарга кушты. Шуннан мин дә карандашымны уң кулыма тотып яза башладым. Шулай итеп, мин үземнең ничек хәреф таныганымны белә алмыйм. Әлифба китабын бик тиз генә танып укый башладым. Фәкать «Мөгаллиме сани» дигән Коръән танымакында булган китапны гына белү читенерәк булды. Кайткач Кәлимулла абзыйның улы Госман абый укытып карый иде, белмәсәм бераз яңаклап җылата иде. Минем ул елны укыган дәрес китаплары: «Әлифба», «Мөгаллиме сани», «Әдәпле бала», «Коръән», «Иман күрми хыйфыз» сабаклары, сан-имла язулар булды. Кәлимулла абзыйлар биш семьядан гыйбарәт иде: Кәлимулла абзый, аның хатыны Фәтиха түти, олы угылы Миннебай, икенчесе Госман иде, кызлары Фатыйма иде. Миннебай дигән уллары гакылсыз иде, чит кешене сөйми торган иде: урынга ятсаң чеметә, ишек алдына чыксаң кыйный, язгы пычраклар да өскә пычрак сибә иде. Шул рәвешчә мине кәһәрләгәнне күреп үзләренә кереп йөрүче шәриктәшемнең әткәсе үзләренә квартир торырга чакыра башлады. Шуннан мин имтиханга атна-ункөн кала Сабит Сәгыйтовларда тордым. Мин аларга элек пәнҗешәмбе-җомга көннәрдә кереп чәйләр эчеп Сәлих иптәшләрем белән уйнарга чыгып китә торган идем. Шулай итеп язлар җитте, имтиханнар бирдек. Шуннан соң мин һәркөнне иртән торып чәй эчәм дә, бакча як тау кырына барып, әти кайчан алмага килер икән дип, юлдан күзне алмый көтә идем. Шулай итеп әти мине алмага килде. Мин әтием белән чәй эчтек тә, Сабит абзыйлар белән исәнләшеп, әти белән хәлфәм янына киттек. Әти, мин хәлфәмә садака биреп, исәнләшеп кайтып киттек. Мин шулай беренче уку елында яртынчы сыйныф шәкерте булып укыдым. Ул елны мине укытучы хәлфәм Солтан исемле иде. Шулай итеп, кыш уку сезоны бик күңелле үтте. Ләкин өйдән килгән икмәк җитмичә, бераз уңгайсыз кала идем. Әти икмәк китерәсе атнаны килми кала, йә булмаса, ике-өч көн кала кичегеп килә торган иде. Икмәк бетсә әҗәт алып ашый идем. Ит, ярма, бәрәңге җитми, ашсыз калырга туры килә торган иде. Кыш укыган вакыт, Мәүлет бәйрәменә туктагач, Гыймади абзый килеп алды. Минем шул вакыт муеныма зур гына сызлавык чыккан иде, көчкә авылга кайтып җиттем. Мәүлет бәйрәменнән бер атна элек кенә, әтиләр икмәк китермәгәч, Миннебай ат җигеп аның белән бергә Муга кайттык. Кайтсак, ул вакыт әтиләр өйдә юк, кунакка Сокманга киткәннәр иде. Шулай итеп аш ашап, чәй эчтек тә икмәкләр алып Курсага кайтып киттек.
Шул вакыт, Каенсарның Якуб абзый кызы Кәлимулла абзыйларга утырмага килгән иде. Аны да кунакка алып кайтты. Өйгә кайткач, бик күңелле булды. Бәдигыйль апа «Мин сиңа ябышып чыгам» дип каравылчы Гыймади абзыйга наруш кына вәгъдә куйган булды. Шуннан кич булды. Гыймади абзый керде, аш ашадылар,чәй эчтеләр. Шуннан сон әти каравылына чыгып, Гайнетдин Сафасын кыз булып киенергә кушып җибәргән. Шуннан Сафа килеп, хатын-кыз киемнәрен киеп, төенчек тотып өйалды ишек артына качып торды да, шуннан Гыймади абзый белән Бәдигыль апа бергә чыккан булдылар да, Сафа ишек артыннан ияреп чыгып китте. Шул вакыт бик кызык булды. Бәдигыль апага кадәр Фатыйма апа бездә утырмада чакта квартир хәзерләп Фатыйма апа дип Гариф Әскатен Шарифулла абзыйлар өенә алып кайткан. Шәрифулла абзый мунчага барыгыз дигәч, Әсгатъ «Әйдә, барсак барыйк инде» дигән тавышыннан аңлап чыгып җөгергән. Мин шушы укырга барган көзне әтинең анасы карыйлыктан сукыр хәлендә, алтмыш биш яшендә фани дөньядан даре ахирәткә рихләт әйләде. Шул елны яз, март числасында, 1911 елда Һаҗәр туды. Дүшәмбе көн иртә белән таң вакытында дөньяга килгән. Шулай итеп мин беренче уку елында кайткач сабан туйлары булды. Малайлар шау итеп, зәрә боткасы пешертәбез дип ярма, май, сөт, күкәй, утын җыя торганнар иде. Олырак малайлар йомыркаларны сатып, прәннек, кәнфит ашап гүләйт итә торганнар иде.
Хатирәләр дәфтәрен Айрат Заһидуллин, Фәридә Хафизова, Ләйсән Нәбиуллина, Илнур Низамиев, Фәнил Нәҗипов, Рәисә Сафиуллина, Алия Салихҗанова укыдылар.
Халидә Ваһапова көндәлегеннән
1927 г. 1/I
1 нче гыйнвардагы эшләнгән эшләр. Шимбә көн. Мин бүген йокыдан торгачтын көн дә эшләнә торган эшләрне эшләгәч, өйләрне җыештырдык. Аннан соң, аш ашагач, Хәнифә белән мәктәпкә киттек. Чөнки, ул Хөсәен абзыйдан укый иде. Без анда берничә сәгать көтеп тордык та, шул вакыт та Гали дә мәктәпкә керде. Ул: «Йөрдек тә туңып кердек», – диде. Ул бераз торды да китте. Без ул киткәч тә, озак кына көтеп тордык. Бишенче яртыда чыктык та кайтып киттек. Кайткач, чәй эчеп сабаклар укырга тотындык. Бераз сабак укыгач, ашадык та, тагын тугызга кадәр хәтле сабак укыдык. Аннан соң, ятырга хәзерләнә башладык. Шуның белән тәмам.
2/I
Икенче гыйнвар, якшәмбе көн. Мин бүген йокыдан торгач, көн дә эшләнә торган эшләрне эшләп бетергәч, Зәйтүнә апа һәм Хәнифә белән бергә мәктәпкә киттек. Аннары без барып җиткәч, бераз гына торгач, Хөсәен абзый килде. Ул әйтте: «Бүген укытмыймын, җыелыш була», – диде. Икенче көнне унбердә килергә кушты. Без кайтып киттек. Кайтканда күп кенә кешеләр очраттык. Кайткач бераз торгач кунак килде. Без аның белән бергә утырып чәй эчтек, ул кунакка чакырды. Кунак киткәчтен, илизионга[2] бардык, бик яхшы уйнадылар. Аннан кайткач, ашадык та чәй эчеп ятарга хәзерләнә башладык.
3/I
3 гыйнвар, дүшәмбе көн.
Көндәге төсле гадәттә эшләнгән эшләрне эшләгәч, сәгать унберенче яртыда киенеп Хәнифә белән мәктәпкә киттек. Без баргач бер ун минут торгач, Хөсәен абзый килде. Хәнифә беренчеләр бүлмәсендә укыды. Мин аны шул ук бүлмәдә көтеп тордым. Бер сәгать укыгач, кайтып киттек. Сәгать дүрттә куннакка киттек. Анда Сәгъдияләр бар иде. Анда бик күңелле уздырдык. Кич белән генә кайттык. Аннан кайткач, ашадык та чәй эчеп бераз торып, ятарга хәзерләнә башладык.
4/I
Дүртенче гыйнвар, сишәмбе көн.
Бүген мин көндә эшләнә торган эшләрне эшләгәч, өйләрне җыештыргач бераз сабак хәзерләдек. Аннан соң аш ашап, почтага киттек. Почтадан кайтканда, Китайскида[3] бераз йөрдек тә, өйгә кайтып киттек. Кич белән бераз уйнадык. Аннан аш ашадык та, чәй эчеп бераз торып ятарга хәзерләндек.
5/I
Бишенче гыйнвар, чәршәмбе көн.
Мин бүген торгач һәр көн иртә белән эшләнә торган эшләрне эшләп бетергәч, бераз вакыт китап укып, сәгать унберенче яртыда мәктәпкә чыгып киттек. Без барганда Хөсәен абзый барган иде. Безне икенче-өченче сыйныфлар укый торган бүлмәгә кертеп, Хәнифәне укытырга тотынды. Мин икенче башта китап укып утырдым. Аннан Хөсәен абзый күчмә уку китапларын алып, бер данә икенчене бирде. Бер сәгать укыгач, кайтып киттек. Аннан кайткач аш ашадык та, уйнарга чыктык. Берничә вакыт уйнагач, өйгә кереп бераз торгач, Китайскига йөрергә киттек. Анда бераз йөреп кайта башлагач, кисәк һава томанланды. Өйгә кайтып җиткәч ашадык та, бераз торып чәй эчтек. Чәй эчкәч, бераз вакыт торгач, ятарга хәзерләнә башладык.
6/I
Алтынчы гыйнвар, пәнҗешәмбе көн.
Бүген мин торгач көн дә эшләнә торган эшләрне эшләп бетергәч, өйләрне җыештырдык. Аш җиткәнче, тышта бераз уйнап ашарга кердек. Ашагач бераз торып чәй эчтек. Чәй эчкәч, тагын бераз вакыт уйнап кердек. Караңгы төшкәч бераз урамда йөреп кердек. Кергәч бераз торып ашадык. Ашагач бер ярты сәгать торгач чәй эчтек. Чәй эчкәч бераз уйнап ятар ягын карый башладык.
7/I
Җиденче гыйнвар. Җомга көн.
Буген көн дә эшләнә торган эшләрне эшләгәч, өйләдән җыештырып уйнарга чыктык. Бераз уйнап кергәч, яхшы күлмәкләр кидек. Чөнки Рәгаиб бәйрәме иде. Көтеп бераз торгач, кунак килде. Кунак килгәч, чәй эчтек. Чәй эчеп бетергәч, һавага чыктык. Озак кына торып кердек. Берничә сәгать торгач, аз гына уйнап кердек. Уйнап кергәч, ашадык та, бераз торып чәй эчтек. Аннан бераз торып йокларга хәзерләнә башладык.
8/I
Cигезенче гыйнвар. Шимбә көн.
Бүген көн дә эшләгән эшләрне эшләп бетергәч, унберенче яртыда Хәнифә белән мәктәпкә киттек. Анда бер аз гына көтеп тордык та, Хөсәен абзый килде дә Хәнифә укыта башлады. Без бишенчеләр бүлмәсендә идек. Мин, Хәнифә укыганда, китап укып бетердем. Хәнифә укып бетергәч, әкрен генә кайтып киттек. Кайткач, бераз торып аш ашадык та, тагы бер аз торып чәй эчтек.
Уйнарга чыктык. Уйнап кергәч, аннан лизиумга[4] бардык. Кайтып берничә вакыт торгач, ашадык та, чәй эчеп ятарга хәзерләндек. Тәмам.
Көндәлекне Ильяс Мөстәкыймов, Алсу Гәрәева, Алсу Сәгыйрова, Гөлшат Сабирова укыдылар.
Габдулла Гали улы Рәхмәтуллин көндәлегеннән
[1 бит] Көндәлек кисәге.
[2 бит] 3 августа 1928 г., Казань
...Вечером – большой театр, встреча пролетарского писателя М.Горького. Полн[ый] театр публики[5].
Язучылардан, шагыйрьләрдән Кутуй, Такташ, Ишморатов, Рәми Исмәгыйль һәм башкалар. Музыка тавышы астында сәхнә ачылып, Горький 3-4 кеше арасында күренә. Президиумда Ф.Сәйфи дә бар. «Кызыл Татарстан» Г.Нигъмәти. Горькийның исеме әйтелгән саен, халык шаулатып кул чаба. Ул елмая, кулларын җәя, уңайсызлана . Барабан белән пионерлар килеп чыгалар. Әхтәмов дигән малай котлау сүзен сөйләде. Эшчеләрдән Надиев сөйләде. Горький боларның кулын кысты. Горький үзе дә сөйләде. Тавышы калын, картларча. Тамак йончытты...
5 нче август
Зөя. Сәгать 7 дә тордым (урын-җир булмаганга баш астына пинжәк белән одеял салып кожан киеп идәнгә ятарга туры килде). Бер дә юньле йоклап булмады. Баш, кабыргалар авырта. Чубалчык төшләр күрдем. Сәгать 8½ да чәй булды. Чәйдән соң әзрәк шахмат уйнадым. Иптәшләр чиркәүләргә барып йөрделәр. Көн болытлы, җилле, ямьсез, эч пошыргыч. Томау арулана төшкән. Сәгать 10 да шәһәр күрергә киттек. Шәһәрнең утырган урыны өстәл өстенә куйган күмәч (каравай) формасындагы тау өстендә. Тирә-якларда елгалар, таулар, урманнар, сазлар. Шәһәр Иван Грозный тарафыннан 1551 нче елларда Казанны алу өчен салынган имеш. Бик иске йортлар бар. Формалары да бик иске. Шәһәрдә иң күп нәрсә – чиркәүләр (барысы 300 йортка 15-20 ләп чиркәү). Иске – дини әйберләр музеена бардык; ул 1551 нче ел салынган чиркәүдә урнашкан. Чиркәү эче бармак [4 бит] төртерлек урын калдырылмыйча рисовать ителгән. Искиткеч художество. Монда дөнья яратылу тарихы һәм башка дини легендалар гаять дәрәҗәдә осталык белән эшләнгән. Тәреләр санап бетергесез күп. Иван Грозный чиркәвенә кердек. Ул да 1551 нче елда салынып, Иван Грозный шушында гыйбадәт кылган, ди. Агач булса да, һич тузмаган; ул башка чиркәүләр белән, кирпечтән әйләндерелгән ихата эчендә; монда 160 лап монашка бар.
Сәгать бердә обедка кайттык. Сәгать 3 тә кайтырга дип тимер юл ыстансасына (12 ч[акырым]) Зөядән чыгып киттек. Җәяү барылса да, бик күңелле булды. Без Нияз белән икәү башка иптәшләрне бер чакырым ташлап алдан килеп җиттек. Яланда бару күңелне ачып җибәрде. Татарлар ялан тулып кәбән куялар. Чабыл[ма]ган җирләр дә бар. Кием-салымнары бик искечә: киез эшләпә, камзол, камасыз бүрек. Ыстансага бар да килеп беткәч чәй эчтек. Сәгать 8 дә поездга утырып Казанга кайтып киттек. 10 да кайтып җителде...
11 нче август
Төшкә хәтле көндәге эшләр. Сәгать 7½ да Морквашка барырга дип бөтен курр трамвайга утырып пароход пристаненә төштек. 8 сәгатьтә пароходка утырып, Волга белән үргә табан киттек. Пароходта күңелле генә булды. Шимбә булганга пикникка баручы кешеләр, экскурсиягә баручылар, охотага баручылар күп иде. 2 рәтле гармун, 7-8 кеше кыллы оркестр да [6 бит] төрле көйләрен уйнап бардылар. Кайсы бер көйләр безнең оркестрда уйнала торган көйләр. Сәгать 7 дә Морквашка килеп җиттек. Моркваш дигәннәре бер начар гына урыс авылы имеш. Авылның очындарак тигез генә үскән эре карагайлык, каенлык булып, шуларның арасында Татпросның җәйге көндә культурный эшләрне алып бару һәм ял итү өчен билгеләнгән йортлары бар. Бу йортлар тау башында булганлыктан, аннан матур булып Волга күренеп тора. Гомумән, монда күренеш матур. Шулай да табигать көзгә табан тарта башлаганлыктан, бик үк күңелле түгел. Меланхолик түгел кешеләр төрлечә котырындылар, җырладылар, йөрергә чыгып киттеләр, төрлечә уйнадылар, әлх. Мин ямь таба алмадым һәм аларның шау-шуларына катнаша алмыйча, бер вотяк иптәш белән шахмат уйнап утырдым. Аш ашаттылар, чәй эчерделәр. Ашау-эчүдән соң пианино уйнаганны тыңлап утырдым. Бер Казан җегете матур гына итеп (2 кул белән) «Уракчы кыз», «Казан сөлгесе», «Наласа» һәм башка көйләр уйнады. Юк нәрсәләр искә төшеп эч поша, кешенең һичбер уйсыз булуына аптырарсың. Сәгать 10. Хәзер ятам...
19 нчы август
Якшәмбе. Сәгать 8 дә тордым. Чәйдән соң якын базарга барып кайттым. Сәгать 11 дә музейга бардык. Татар этнографиясе. Сәке, мендәр, кием үзгәлекләре. Әйтик, ыштан утырырга уңай – бар да татарларның күчмә халык икәнлекләрен күрсәтә торган галәмәтләр. Кремльгә бардык. Иван Грозный салдырган Спас чиркәве башына мендек (160 баскыч). Бөтен крепостьне урап чыктык. Алып баручы кеше күп сөйләде. Кайтышлый хайваннар бакчасына кердек. Төрле хайваннар бар, ләкин бакча бик бай түгел. Обедтан соң сәгать 5 тә Гомәрләргә бардым. Гомәр бик ачык каршылады. Эшләрен, альбомнарын күрсәтте. Шахмат уйнадык, чәй эчтек. Тагын байтак сөйләшеп утырдык. 7½ да кичке аш. Бүген циркка бардык. Цирк зур, представлениелардан миңа иң ошаганы трапеция һәм атлар.
20 нче август
Ужиннан соң урыс оперный театрына партиянең 25 еллыгына бардык.
«Шам шәриф»не туры килде. Докладтан соң концерт бүлеге булды. Татар дөньясында мәшһүр җырчылардан Асия Измайлова [10 бит] «Шам шәриф»не (үзенеке[6]) җырлады. Тавышы бик шәп һәм моңлы икән. Җырлары:
1) «Шам шәрифкәй»
2) «Агыйделкәйләрне, ай, кичкәндә бер җырладым ишкәк ишкәндә;
Бер җырларсың, туган, бер җыларсың, үткән гомерең искә төшкәндә».
Президиумда Шәриф Камал бар иде.
24 нче август
Хөсәеннән хат алдым. Баш авырта. Сәгать алтыда Т[кацкая]/фабр[икага] экскурсиягә бардык. Сүснең сукно хәленә килгәнче нинди процесслар үткәнен күзәттек. Бик сложный икән. Заводта барлыгы 2500 ләп кеше. Күбрәге хатын-кыз. Тузан, тавыш. 2-3 сәгать эчендә колак тонып, тын кысылып куйды. Шуңардан эшченең эш шараитының нинди икәнлеге күз алдына китереп була: 8 сәгать буенча бер минут тик тормый, һава начар, тавыш. Игенче саф һавада үз ихтыярынча эшли.
10 да кинога барылды. «Сорвиголова» дигән дөньяда һич булмый торган бер фантазия.
25 нче август
Стриевскаяның китү мөнәсәбәте белән кичә булды. Курайга кушылып «Башкорт» һәм «Салават» маршын уйнадым. Бер кабат вальс биедем. Күңелсез.
26 нчы август
Иртәңге чәйдән соң Кабан күле буйлап мотор[7] белән фермага киттек. Ярты сәгать барылды. Күңелле. Кабан күле [11 бит] бик зур һәм тирән икән. 28 сажин тирәнлеге җирләре бар, ди. Яз көне Волга суы керә икән. Шуның белән суы, күл булса да, бик әшәке түгел. Якшәмбе булгангадыр, су өсте тулы кәмә белән йөрүчеләр. Ферма элекке әрхәрәй дачасы икән. Чиркәүләр күп. Монда 2-3 татар “изгеләре” күмелгән имеш булганга, мөселманнар шуларны таваф кылырга йөриләр икән. Бүген дә 4-5 хатын-кыз Коръән һәм башка дини китаплар укып, тәсбих тартып утыралар иде.
Ферманың бакчалары зур, яхшы, ләкин гөлләр көзге төс ала башлаганнар, аларга карау белән эч пошып китә. Җәй үтте.
27 нче август
Көндәге эшләр. Хәзер мин гимнастикага төшмим: доктор кушмый. Ужиннан соң Сибәгуллин[8] белән «көфер почмагы», Печән базары тирәсеннән әйләнеп кайттык. Тукайны искә төшердек. Ул «Болгар» номерларында үлгән икән[9].
Көндәлекне Ильяс Мөстәкыймов, Алмаз Әсхәдуллин, Мансур Газыймҗанов, Айгөл Дәүләтшина, Лилия Сөләйманова укыдылар.
__________________
[1] эстрилек – урманчы
[2] Иллюзион (кинотеатр) булса кирәк.
[3] Мукден шәһәрендә бер урын булса кирәк.
[4] Иллюзион (кинотеатр) булса кирәк.
[5] 2 нче битнең башыннан шушы урынга кадәр текст русча язылган.
[6] Бу сүзнең укылышында шөбһә бар.
[7] Мотор – автобус булса кирәк.
[8] Текстта шулай.
[9] Шагыйрь Габдулла Тукай күп еллар “Болгар” номерларында яшәсә дә, хәзерге А.Н.Островский һәм Кави Нәҗми урамнары чатындагы Клячкин хастаханәсендә вафат була.
Ильяс МӨСТӘКЫЙМОВ – тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре