Сайлап алу зональ туры Әлмәттә узды, анда 9 районның ветераннары үзләренең талантларын төрле номинацияләрдә күрсәтте. Быел фестиваль Татарстан ветераннары оешмасына – 35 ел һәм “Балкыш”ка 10 ел тулуга багышлана. Шунысы игътибарга лаек, Лениногорск өлкәннәре фестивальдә һәр елны актив катнашып килә. “Узган ел фестиваль пандемия сәбәпле, онлайн-форматта узса да, лениногорскилылар конкурс лауреатлары булды. Барлык катнашучылар диплом белән бүләкләнде, - дип сөйли Мәдәният сараеның халык традицияләре буенча бүлек мөдире Неля Чубатова. – Фестиваль башта муниципаль этапта узды, аннан республика районнарында узгач, лауреатлар билгеләнәчәк. Гала-концерт апрель, май, октябрьдә узачак”, - ди ул. “Балкыш”ның Әлмәттә узган фестиваленә 24 лениногорскилы барды. Алар ялгыз, ансамбль белән, хорда җырлау, фольклор һәм шигърияттә осталыкларын күрсәттеләр. Бу фестивальдә Федотовкадан “Аланлык” ансамбле беренче мәртәбә чыгыш ясаган. Ансамбль җитәкчесе Людмила Афанасьева әйтүенчә, башкалар алдында сынат
Лениногорскиның ветераннары “Балкыш” (“Сияние”) фестивалендә катнашты
24 марта 202224 мар 2022
1
1 мин