Узган атнада районыбыз илебезнең иң көчле теннисчыларын кабул итте. «САБА АРЕНА» спорт комплексында өстәл теннисы буенча ХХ ачык Бөтенроссия шәхси-команда ярышлары узды. Турнирда катнашу өчен Сабабызга Россиянең төрле төбәгеннән 229 спортчы килде. РСФСРның һәм ТАССРның атказанган урманчысы, “Почет билгесе” Һәм “Октябрь революциясе” орденнары кавалеры Нургали Миннехан улы Миннеханов истәлегенә үткәрелүче ярышларда беренчелек өчен ир-егетләр, хатын-кызлар, 2010 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар-малайлар көч сынашты. Ярышларны ачу тантанасында спортчыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Олимпия комитетының беренче вице-президенты Игорь Левитин сәламләде. “Теннис- иң кызыклы һәм уңайлы спорт төре. Шундый төрне сайлаганыгыз өчен хуплыйм да, мактыйм да үзегезне, тырышып уйнагыз, җиңегез. Республикабыз спортны һәрвакыт яклады, күтәрде, бу алга таба да шулай дәвам итәчәк. Барыгызга да уңышлар телим”,– диде республика җитәкчесе уенчыларга мөрәҗәгать итеп. Игорь Левитин