Юлтимер авылында күңелле итеп Нәүрүз бәйрәмен үткәрделәр.
Авыл мәдәният йорты каршында төрле уеннар уйнадылар. Уеннарда олылар да, балалар да катнашты. Тәмле итеп пылау пешергәннәр, шулай ук кайнар коймактан да авыз иткәннәр. Бәйрәмне оештыруда Вильданов Ильнур һәм Ильнар, Вахитов Хәмзә, Валиәхмәтова Зөлфия булышкан.
Мәдәният хезмәткәрләре матур концерт-тамаша әзерләгән. Халык бердәм булып, бәйрәмдә катнашып, ял итеп кайткан.
Тулырак: http://zamansulyshy.ru/news/kyiska-hdjbdjrldjr/yultimer-avylynda-nrzd-pylau-koymaklar-peshte