“Сез театрны мин яраткан шикелле яратасызмы, ягъни күңелегезнең бөтен көче, барлык энтузиазмы белән, бөтен чыгышыгыз белән яратасызмы?” Һәркемгә таныш булган әлеге сүзләрне, Лениногорск халык театрының һәр артистына карата кулланырга була. Бүгенгесе көндә труппаларында нибары бишәү генә булсалар да, һәр яңа спектакль уйналганнан соң, аларның кайсын гына алма - һәрберсе тамашачы күңеленә яңа бер зур ачыш булып үтеп керә. Күптән түгел генә танылган шәхес, Лениногорскида яшәп иҗат иткән күпкырлы талант иясе, Рәшит Шиһап исемен йөртүче халык театры үзенең яраткан тамашачысы хозурына яңа премьерасын тәкъдим итте. Коллективның “Бирнәле кыз” кыз дип аталган моңсу комедиясе, җирле халык театрның 65 яшьлек юбилеена багышлап сәхнәгә куелды. Лениногорск халык театры 65 ел буена берәмтекләп, кадерләп тупланган традицияләрне бүген дә бик кадерләп саклый. Ә аның беренче адымнары драма түгәрәге буларак 1957 елның көзендә, «Татбурнефть» трестының вышкомонтаж эшләре предприятиесе клубында башланып
Лениногорск халык театры - Бөтенроссия сатира һәм юмор фестивале лауреаты
22 марта 202222 мар 2022
6
3 мин