Найти в Дзене
Көмеш Кыңгырау

Илһам килгән нәнәйгә

Нәнәем шигырьләр яза, Мин аларны яратам. Кичен, йокларга ятканда, Шигырьләр тыңлап ятам. Нәнәй шигырьләр язганда, Мин тавышланам, азам. Нәнәй бүлмәсен бикләгән... «Илһам килде, – ди, – язам». Әбием нигә күрсәтми Миңа Илһам абыйны? Яраткан оныгым, диеп, Әбекәем алдыймы? Озакламый бүлмәсеннән Килеп чыкты нәнәем. – Шигырь туды, тыңла! – диеп, Кочты мине – бәбәен. Хәзер белдем: шигырь язу – Бик серле нәрсә икән... Шигырь язышучы Илһам Миңа күренми икән... Рәсимә Ильясова

Нәнәем шигырьләр яза,

Мин аларны яратам.

Кичен, йокларга ятканда,

Шигырьләр тыңлап ятам.

Нәнәй шигырьләр язганда,

Мин тавышланам, азам.

Нәнәй бүлмәсен бикләгән...

«Илһам килде, – ди, – язам».

Әбием нигә күрсәтми

Миңа Илһам абыйны?

Яраткан оныгым, диеп,

Әбекәем алдыймы?

Озакламый бүлмәсеннән

Килеп чыкты нәнәем.

– Шигырь туды, тыңла! – диеп,

Кочты мине – бәбәен.

Хәзер белдем: шигырь язу –

Бик серле нәрсә икән...

Шигырь язышучы Илһам

Миңа күренми икән...

Рәсимә Ильясова