Россиядә 1997 елдан 19 мартта Су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр көне билгеләп үтелә башлады. Быел бәйрәмнең календарьга кертелүенә чирек гасыр. Әлеге датаның сайлануы 1906 елда Николай 2 нче указы белән су асты көймәләренең хәрби флот суднолары классификациясенә кертелүе белән бәйле. Безнең районда да су асты көймәләрендә хезмәт итә алырдай егетләр үсә. Алар хәрби хезмәттә үз бурычларын намус белән үтиләр. Ә 18-21 яшендә тирән океаннар айкаган ветераннар “подводник” исемен горур йөртә, яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләү эшенә дә зур өлеш кертәләр. Үсеп килүче егетләрне бил алышу, көрәш чыныктырган яхшы аңлап, балалар-үсмерләр арасында ярышларга кадәр оештыралар. Быел Саба спорт комплексында 2005 елда туган һәм яшьрәк үсмерләр җыелды. Ярышка Кукмара, Теләче районнарыннан, ә Рамил Антонов белән Тимур Ишмөхәмәтов Лаештан ук килгәннәр иде. Бәйгедә катнашучыларны район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тәбрикләде. Озак еллар район хәрби комиссары булып эшләгән Альфред Габдерахманов та ү