Найти в Дзене
Лейсан Сафина

Алия Фәйзуллина: “Гаиләдә татарча сөйләшү – кагыйдә”

Америкада яшәү балага татар телен өйрәтүдә киртә түгел. Җырчы, үзе дә иҗат итүче Лениногорск кызы Алия Фәйзуллина улына татар телен әкиятләр, халык җырлары, уеннар аша өйрәтә. Әлегә ул туган якларына кайткан. Аның белән туган телгә, җырга мөнәсәбәт, киләчәккә планнары турында сөйләштек. – Әниләр сабыйларын татар теленә сөйләшеп кенә өйрәтә ала. Алар татар җырларын тыңлап, татар әкиятләрен укыса, әлбәттә, бу бала өчен бик зур этәргеч булачак. Чит илдә яшәгәндә без телевизордан, Ютубтан татар телеканалларын карый идек. Ашарга пешергәндә дә гел тыңладык. Хәтта яраткан көйләребез дә бар. Татар әкиятләрен бөтенесен беләбез, яратып карыйбыз. Ютубта алар күп булмаса да, яңалары чыккан саен карап барабыз. Балада кызыксындыру уятыр өчен мин аларны үз яныма утыртып карыйм. Әни кызыксынгач, балага да кызык була башлый, - ди Алия. 7 айлык Раянга гаилә фотоларын күрсәтеп, “әттә”, “әннә”, “әббә” дип өйрәтә торган булган. Шулай итеп улы беренче мәртәбә “тәә” дип әйткән. – Нәни чагында бишек көйләрен

Америкада яшәү балага татар телен өйрәтүдә киртә түгел. Җырчы, үзе дә иҗат итүче Лениногорск кызы Алия Фәйзуллина улына татар телен әкиятләр, халык җырлары, уеннар аша өйрәтә. Әлегә ул туган якларына кайткан. Аның белән туган телгә, җырга мөнәсәбәт, киләчәккә планнары турында сөйләштек.

– Әниләр сабыйларын татар теленә сөйләшеп кенә өйрәтә ала. Алар татар җырларын тыңлап, татар әкиятләрен укыса, әлбәттә, бу бала өчен бик зур этәргеч булачак. Чит илдә яшәгәндә без телевизордан, Ютубтан татар телеканалларын карый идек. Ашарга пешергәндә дә гел тыңладык. Хәтта яраткан көйләребез дә бар. Татар әкиятләрен бөтенесен беләбез, яратып карыйбыз. Ютубта алар күп булмаса да, яңалары чыккан саен карап барабыз. Балада кызыксындыру уятыр өчен мин аларны үз яныма утыртып карыйм. Әни кызыксынгач, балага да кызык була башлый, - ди Алия.

7 айлык Раянга гаилә фотоларын күрсәтеп, “әттә”, “әннә”, “әббә” дип өйрәтә торган булган. Шулай итеп улы беренче мәртәбә “тәә” дип әйткән.

– Нәни чагында бишек көйләрен көйләсәм, хәзер миннән халык җырларын өйрәнеп бара. Өйдә гел телевизор кабызып куям. Америкада вакытта улымны гел әби-бабасына шалтыратып татарча сөйләштерә идем, шунысы да телен баетты дип уйлыйм, - ди Алия.

Алар гаиләдә татарча гына сөйләшә. Бала рус телен мультфильмнар карап та өйрәнә, ди Алия. Телне өйрәнү өчен татарча өстәл уеннары, планшет, китаплар кебек кызыксындыру чараларын куллана икән.

– Гаиләдә татарча сөйләшү – кагыйдә, улыбыз белән туган телдә генә аралашабыз. Нинди генә уен уйнасак та, татарча уйнарга тырышабыз. Хәтта рус лотоларын алып үзем уенны татар телендә алып барам. Балага бик ошый, - ди якташыбыз. – Американнарга кияүгә чыккан күп кенә татар кызлары бар. Шуңа да карамастан, аларның балалары, инглизчәдән башка, татарча да сөйләшә. Үзләре туган телдә сөйләшкәнгә, баланы татар мохитендә үстергәнгә, балалары да телне белә. Андый гаиләләр бик күп һәм моңа бик куанам.

Күпләр Алия Фәйзуллинаны автор-башкаручы буларак яхшы белә. Киләчәккә планнары, җырчы карьерасы турында ул менә нәрсә ди:

– Зур планнар бар инде ул, әмма җырга мин хобби буларак карыйм. Ул минем күңел өчен кирәк. Бигрәк тә татар җырларын яратам, аларны үзем язам, башкарам. Аларның кайберләре һаман да радиоларда яңгырый. Бала бераз үскәч, Алла Боерса, яңа җырлар яздырасым килә. Тормышка ашырасы килгән хыялым бар, тик әлегә ул сер булып калсын. Татар халык җырларын аеруча яратам. Алар минем күңелемне җылыта. Гармунга, баянга, башка татар милли уен коралларында уйнап җырлаучыларны балам да бик яратып тыңлый. Сара апа Садыйкованың җырларына гашыйк мин. Аның кызы Әлфия апа Айдарская Америкага бик күп ноталар биреп җибәрде. Бала тугач, гел “Җидегән чишмә”не җырладым. Минем һәр җырым – тормышымдагы бер мизгелем, - ди ул.

Мәктәп елларындагы хыялын тормышка ашырган Алия. Туган авылы Мөэмин-Каратайда укуда яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, олимпиадаларда катнашкан укучыларга быел беренче тапкыр стипендия тараткан. Киләсе елларда да укучылар тагын да зуррак уңышларга ирешсеннәр өчен, әлеге изгелекле эшен дәвам итәргә җыена.