Аның белән әңгәмә әнә шул сүздән башланды. Ышанырлык та түгел шул. Телнең нечкәлекләрен тоемлап, матур җөмләләр белән сөйләшә, татар халык җырларын башкара. Алай гына да түгел, быел Рәшит Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсында I дәрәҗә лауреат та булды әле. Грузиядә туган әрмән егетенең татар моңына мәхәббәте кайдан килә – без әнә шуны белештек. – Күрәсең, гаиләнең язмышына юллар күп язылгандыр, мин дә бит Грузиядә туганмын. Ә 1996 елда гаиләбез белән Биектау районының Дөбьяз авылына күченгәнбез. Әти Татарстанда эшли иде инде, аймылыш булмыйк дип, безне дә үзе янына алып кайтты. Миңа ул вакытта 6 яшь иде. Шунда үстем, Дөбьяз мәктәбендә укыдым. Грузиядә яшәгән чакта ук җырлый идем, монда кайткач, мәктәптә, музыка дәресләрендә җырлый, конкурсларда катнаша башладым. Иң беренчесе «Сандугач керде күңелгә» конкурсы булды. Анда татар халкының данлыклы «Уракчы кыз»ын башкардым. Шуннан соң «Йолдызлык» фестивалендә катнаштым, – дип сөйли Аршак. Аршак татарча иркен сөйләшә. Татарстан