Саха республикасыннан килгән кыз Айысхаана (паспортта – Анна Попова) Илсөя Бәдретдинова төркемендәгеләрнең иң серлесе. Җырлый, бии, хайваннар телен аңлый, төрле кош, җәнлекләр авазы чыгаруы белән тамашачыларны таң калдыра. Үзенчәлекле якут кызы ничек татарча җырлый башлаган соң? Чыннан да, күрәзәлек итү сәләте бармы? Болар хакында аның үзеннән сораштык. – Айысхаана, хәлләрең ничек? – Барысы да яхшы. Күптән түгел уку йортын тәмамладым, диплом алдым. Хәзер гастрольләрдә йөрибез. Әлегә Казанда калырга уйлыйм, монда миңа бик рәхәт һәм уңайлы. – Илсөя Бәдретдинова белән эшли башлау ничегрәк булды? Җитәкче буларак ул бик коры түгелме? – Илсөя Ядкәровна бүреләр темасына багышланган «Түзәрлек булсаң гына» дип аталган җырына клип төшерәсе булган һәм шунда төшү өчен үзе мине эзләп тапты. Әле ул вакытта мин татар эстрадасы белән таныш түгел идем. Очрашып сөйләштек, ул мине үз командасына чакырды. Мин бик шатланып ризалаштым. Дүртенче ел аның белән эшлим һәм мин бик канәгать. Анда барлык лидер
Илсөя Бәдретдинова төркемендәге Айысхаана: «Татар егетенә кияүгә чыксам да, әти-әнием шат булыр»
20 марта 202220 мар 2022
1085
2 мин