Узган гасырның 50нче елларына кадәр авыл халкы коммуналь хезмәттән башка яшәде: суны чишмәдән ташыды, йортын утын ягып җылытты, керосин лампасы белән яктыртты. “Чүп” төшенчәсе (пластик шешәләр, кәгазь) юк иде. Инде заманалар күпкә үзгәрде. Районда XX гасыр урталарыннан соң салына башлаган суүткәргечләрнең һәм җылылык килә торган торбаларның гомуми озынлыгы 400 километрга җитте. Коммуналь хезмәтнең көнкүреш калдыклары, канализация һәм кар чыгару төрләре барлыкка килде. Электр энергиясе бирү гомумән аерым оешмага тапшырылды. Хәзер Саба һәм Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиеләре карамагындагы җир асты һәм өсте коммуникацияләрен эксплуатацияләү өчен йөзләгән кешенең көндәлек даими хезмәте кирәк. Уңайлылык җиңел килми, төрледән төрле хәлләр булып тора. Әле өченчекөн генә Шәмәрдән коммуналь хуҗалыгы хезмәт күрсәткән Иләбәр авылында башня туңып, анда су бетә башлаган иде. Иң элек башняга юл ачар өчен тракторчы Рәдис Госманов килеп җиткән. Көндез инде без аны Шәмәрдән мәдәният йорты те