Совет солдаты дошманга каршы батырларча көрәшә, авырлыкларда сыгылмаган түзем халыктан партриотизм белән сугарылган җырлар яңгырый, көч-көдрәт, туган якка олы мәхәббәт һәм өзелеп көтелгән олы бәйрәм – Җиңү бәйрәме. Хәзерге буын вәкилләре Бөек Ватан сугышы турында сүз кузгатылса, әлеге сүзтезмәләрне күз алдына китерә. Әмма бик күп мизгелләр кадр артында яшерен булып кала. Күпме ятим балалар, ялгыз хатын-кызлар, җимерелгән авыллар, гаиләләр һәм көрәштә аякларыннан, кулларыннан мәһрүм калган солдатлар. Бу “җиңүчеләр” телгә алынмый, алар сәнгатьтә урын таба алмаган. Тик әлеге хаксызлыкны юк итү үзен озак көттермәде. “Һөнәр” XII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале кысаларында Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына “Әкият” курчак театрында “Самовары” спектакле куелды. Пьессаның авторы Рафаэль Тагиров режиссер буларак та әлеге әсәргә үз өлешен керткән. “Самовары” ихлас хисләр белән тулган, күңелнең иң тирән урыннарын кузгата алган, башыннан ук бугазда төеннәр калдырырга сәләтле иҗади мәрҗән. Сугы