Сәхнә, тулы зал, прожекторлар, актерлар. “Һөнәр” XII Бөтенроссия яшь режиссура фестиваленең икенче көне. Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында “Уңыш бәйрәме биюләре” – “Танцы во время урожая” драмасы куелачак. Утлар сүнде, пәрдә ачылды, тынлык. Спектакль башланды! Драманың авторы Брайн Фрилны “ирланд Чеховы” дип юкка гына әйтмиләр. Аның әсәрләрендә, бөек рус язучысының кебек, тыштан сюжет юклыгы, әмма эчке хисләр ташкыны, бүтән чынга ашмаслык “узган яхшы тормыш” буенча сагыну. “Уңыш бәйрәме биюләре” дә шул кануннарга туры килеп тора. Ә режиссер Дмитрий Акриш шул нечкәлекләрне оста һәм дөрес итеп тамашачыга күрсәтү юлларын тапкан. Җиде кресло залга арты белән тора. Алар акрын гына тирбәлә, савыт-саба тавышы ишетелә. Шулай итеп өметсезлек, кайгы һәм чынга ашмаган хыяллар белән тулы гаилә турында сөйләм башланып китә. “Сөйкемле апа-сеңелләр” күптән торгынлык утравында – иске йортларында утырып калган: кырыс вакчыл олы апалары Кейт, хыялый Мегги, эчүчелек белән ма