Резедә Төхфәтуллина (җырчы) Мин Игезәкләр йолдызлыгы астында туганмын. Игезәкләрне ике йөзле, шундый-шундый диләр. Күбрәк начар яклары турында ишетәм. Белмим инде, үземне ике йөзле димәс идем. Ә гомүмән алганда, йолдызнамәгә ышанмыйм. Карап, күзәтеп бармыйм. Миңа калса, ул шундый фәлсәфи һәм психологик яктан уйлап чыгарылган әйбер. Кеше бу дөньяда рәхәт һәм киресенчә начар булганда, алдагы тормышын белергә тели һәм әллә нәрсәләр уйлап чыгара башлый. Берәү дә үткәнен уйламый бит, киләчәкне белергә тели. Миңа калса, йолдызнамә кешене кызыктыру ягыннан уйлап чыгарылган. Ләйсән Гимаева (җырчы) Мин - Кучкар. Йолдызнамәгә ышанмыйм. Күзәтеп барырга вакытым да юк. Мин аның белән кызыксынмыйм дисәм дөресрәк булыр. Лилия Муллагалиева (җырчы) Үлчәү билгесе астында тудым. Йолдызнамәгә 50 гә 50 ышанам. Туры килгән, дөрес булган очраклар күп. Күпләр кебек иртә тору белән укымыйм инде, иртәгә нәрсә булыр икән дип тә аптырап йөрмим, күзгә очраса гына карыйм. Төрлечә була инде. Минем әни андый әйбер