Найти в Дзене

Йолдызлыклар турында сез белмәгән фактларны тәкъдим итәбез:

Кучкар:  + мөмкинлекнең үз кулларына төшкәнче көтә алмауларын һәм теләкләренә ирешү өчен көрәшергә кирәклеген аңлыйлар. Шуңа күрә, беркайчан да көтәргә яратмыйлар. Аларга эшкә тиз арада барып тотыну кулайлырак кебек тоела.  +кагыйдә буларак алар талантлы алдакчылар түгел. Күп очракта аларга дөресен сөйләү күпкә уңайлырак,ләкин кайвакытта кешегә тәэсир ясау өчен алдалыйлар.  +алар яңа проектлар башлау осталары. Ләкин ,кагыйдә буларак, беркайчан да башлаганнарын азагына кадәр эшләп бетермиләр.  + башкалардан беркайчан да ярдәм сорамыйча, үзләре турында кайгырта алуларына чын күңелдән ышаналар,чөнки ярдәм сорауны зәгыйфьлек билгесе дип саныйлар. Бу еш кына аларны уңайсыз хәлдә калдыра.  +алар бөтен гомерләренең якты вакыйгалар белән тулылануын телиләр һәм барысы да гадәтигә әйләнгәндә ачулары чыга.  Үгезбозау:  +үгезбозаулар үзләренең нык эмоциональ булмаулары белән билгеле, ләкин бу алай ук түгел. Эмоциональ тотрыклык аларга вакыт белән килә. Гадәттә яшьлектә алар хискә ирек бирәләр.  +Ә

Кучкар: 

+ мөмкинлекнең үз кулларына төшкәнче көтә алмауларын һәм теләкләренә ирешү өчен көрәшергә кирәклеген аңлыйлар. Шуңа күрә, беркайчан да көтәргә яратмыйлар. Аларга эшкә тиз арада барып тотыну кулайлырак кебек тоела. 

+кагыйдә буларак алар талантлы алдакчылар түгел. Күп очракта аларга дөресен сөйләү күпкә уңайлырак,ләкин кайвакытта кешегә тәэсир ясау өчен алдалыйлар. 

+алар яңа проектлар башлау осталары. Ләкин ,кагыйдә буларак, беркайчан да башлаганнарын азагына кадәр эшләп бетермиләр. 

+ башкалардан беркайчан да ярдәм сорамыйча, үзләре турында кайгырта алуларына чын күңелдән ышаналар,чөнки ярдәм сорауны зәгыйфьлек билгесе дип саныйлар. Бу еш кына аларны уңайсыз хәлдә калдыра. 

+алар бөтен гомерләренең якты вакыйгалар белән тулылануын телиләр һәм барысы да гадәтигә әйләнгәндә ачулары чыга. 

Үгезбозау: 

+үгезбозаулар үзләренең нык эмоциональ булмаулары белән билгеле, ләкин бу алай ук түгел. Эмоциональ тотрыклык аларга вакыт белән килә. Гадәттә яшьлектә алар хискә ирек бирәләр. 

+Әгәр дә сез үгезбозаулар белән аралашкан булсагыз,аларның тавышының ничек тынычландырганын беләсез. Ул кешеләрне тыңларга мәҗбүр итә. 

+Әгәр сезгә үгезбозау үпкәләгән икән, бик кызганыч. Кагыйдә буларак, аларга кешеләрне гафу итү бик авырдан бирелә. 

Игезәкләр: 

+ үз фикерләрен ничек бар шулай итеп әйтергә курыкмыйлар. 

+алар гаять талантлы, тиз җайлашалар һәм яңалыкка өйрәнәләр. Шулай ук, бик әйбәт хәтерле. Детальләрне хәтерләмәсәләр дә сез сөйләгән бөтен мөһим мәгълүматны истә калдырачаклар. 

+ бер урында тыныч кына утыруның нәрсә икәнен белмиләр. 

+ холыксыз булырга мөмкиннәр, аеруча якын кешеләре белән 

 +Игезәкләр менә дигән алдакчылар. Шуңа күрә кемнеңдер аларны алдарга тырышуын алар шунда ук сизәләр. 

Кысла: 

+Әгәр сезгә хис-кичерешләрегез, проблемаларыгыз белән уртаклашырга кирәк булса, моның өчен иң яхшы кандидат Кысла. Ул сезне тыңлап кына калмыйча, сезнең белән бергә утырып еларга да мөмкин. Кыслалар барлык әйберләрне хис-кичерешләр аркылы кабул итәләр. 

+Еш кына аларның сәер юмор хисе булырга мөмкин. 

+күпчелек Кыслалар, тыныч гаилә тормышын телиләр. Шуңа күрә, аларга сезне үзләреннән өстенрәк кую бернәрсә түгел. 

+алар әйберләргә бик яхшы фотографик хәтергә ия. 

Арыслан: 

+яшьлектә алар еш оялчан кешеләр булалар, ләкин олыгайган саен үз-үзләренә ышана башлыйлар. 

+Арысланнар һәр ситуациядә нәрсәдән дә булса көләргә сәбәп табалар. 

+алар үзләренең мөһим, кадерле кешеләренең барысы да яхшы булуын телиләр һәм моның өчен барысына да әзерләр. 

+ үзләрен бәяли торган кешеләр белән чолгап алырга тырышалар. 

+ бөтенесен дә мөстәкыйль эшли алалар, ләкин төркемдә эшләүне өстенрәк күрәләр. Кыз: 

+Әгәр сезнең чынлап та гадел фикер ишетәсегез килсә, Кызга мөрәҗәгать итә аласыз. Алар сезгә бу дөреслек ошамаса да дөресен әйтәчәкләр. 

+аларга тормышны җитди кабул итмәү авыр. 

+Кызның тормышы, һәр көннән ләззәт табып яшәүчеләр өчен бик күңелсез тоелырга мөмкин. Ләкин аларны бер көн икенчесенә охшаган булу канәгатьләндерә. 

+аларга үзләрен тыныч хис итсеннәр өчен оешканлык, тәртип һәм контроль кирәк. 

+Кыз бик сак эш итә. Аеруча, әгәр беренче тапкыр күрешәсез икән. Алар сезгә дөрес сүзләрне табып, иң беренче чиратта башта сезне ачачаклар, аннары гына үзләре.

Үлчәү:

+алар еш кына бәхәснең кызган вакытында юк булырга мөмкиннәр. Ләкин әйтер сүзләре булмаганга түгел, ә вакытларын әрәм итүнең мәгънәсен күрмәгәнгә. 

+аларга беркайчан да башкалар белән дуслашу кыенлык тудырмый. Кагыйдә буларак, үлчәү барысы белән дә уртак тел таба ала һәм, кирәк булса, беренче адымны ясарга да курыкмый. 

+Үлчәү башка кешеләрнең хис-кичерешләрен тыңларга һәм сөйләргә ярата. Алар башкаларны тыңлый беләләр һәм һәрвакыт булышырга әзер. 

+тынычлык сөюче кешеләр. 

+озак вакыт ялгыз булырга яратмыйлар. 

Чаян: 

+үзләренең көнләшүләре аркасында еш кына проблемаларга очрыйлар. 

+аларга зур компаниядә үз урыннарын табу авыр. 

+әгәр чаян сезгә нәрсәдер сөйләргә теләсә, тыныч кына тыңлап торыгыз. Аларга сезнең киңәш һәрвакыт кирәк түгел. 

 Укчы: 

+фәлсәфи бәхәсләргә керергә яраталар. Кайберләре фәлсәфәгә бик җитди карыйлар һәм бу турыда сәгатьләр буена сөйләшергә әзер. 

+физик активлык алар өчен бик мөһим, чөнки тик кенә бер урында утыра алмыйлар, гел хәрәкәттә булырга тиешләр. 

+аларга үз хис-кичерешләрен вакыт-вакыт белдерү мөһим, чөнки әгәр алар моны эшләмичә, барсын да үз эчләренә туплый башласалар, чын шартлау булырга мөмкин. 

 Кәҗәмөгез: 

+алар еш кына башкаларга кырыс булып тоелалар,ләкин чынлыкта алай түгел. Бары тик якынрак белергә кирәк. 

+юмор хисе гаять коры. 

+үзләренең реаль киләчәк тормышларын күзаллыйлар һәм беркайчан да болытларда очып йөрмичә, нәрсә теләгәннәрен төгәл аңлыйлар. 

+алар үз хис-кичерешләрен әйләнә-тирә дөнья белән уртаклашырга уңайсызланалар. Еш кына нәрсә хис иткәннәрен яшерергә яраталар. 

Сукояр: 

+ Алар уникаль һәм стандарт булмаган һәрнәрсәгә гаҗәпләнәләр. 

+бары тик Сукоярлар гына үзләрен башкаларга караганда яхшырак беләләр. 

+кешеләрне гаҗәпләндерә һәм шаккатыра беләләр. Шуңа күрә, күп очракта гадәти системага каршы баралар. 

+кешеләр әйләнәсендә булырга яраталар, ләкин мондый ихтыяҗны сизмиләр. Шүңа күрә нигездә үзләрен ялгызлыкта бик уңай хис итәләр. 

+алар үзләренә ышанганнарын сизәргә тиеш. 

Балык: 

+барлык Балыклар эмоциональ дигән ялгыш фикер яши. 

+аларга бүтән кешеләрнең хис-кичерешләрен аңлау һәм хәлне аек акыл белән бәяләү авыр булырга мөмкин, чөнки андый вакытларда хискә биреләләр. 

+башкаларның нәрсә хис итәчәкләре мөһим түгел, чөнки Балыклар да шуны ук хис итәчәкләр. Нәкъ менә шуңа күрә алар тирә-юньдәгеләрне бәхетле итәргә тырышалар. 

 +кешеләр Балыкларны еш кына бәяләп бетермиләр, бигрәк тә сүз ярышлар турында барганда. Алар акрын гына хәрәкәт итәләр, ләкин һәрвакыт уңышка ирешәләр.