Ана өчен урамда уйнап йөргән баласының машина астында калуы турында ишетүдән дә үзәк өзгечрәк хәбәр булырга мөмкинме? Гомумән, 2020 елда Россия юлларында үлгән балаларның җәяүлеләр өлешенә 37 проценты туры килгән. Хәзерге вакытта балаларның юл-транспорт һәлакәтләренә дучар булуын булдырмау максатында нинди генә чаралар күрелми. Ике елга бер үткәрелүче “Яшел ут” республика бәйгесе дә моңа мисал була ала. Гомумән, соңгы 10 елда юлларда балалар үлеменең ике тапкыр кимүе профилактика эшенә бәйләп аңлатыла. “Яшел ут” бәйгесенә килгәндә, ул мәктәпкәчә яшьтәгеләрне тормышка әзерләүнең башлангыч күнекмәләрен булдыруны үз эченә алган. Быел конкурста катнашырга 10 тәрбияче һәм 9 балалар бакчасы коллективы теләк белдергән иде. Педагоглар беренче этап нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган конкурсантлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә имтихан тапшырдылар. Шөгыльләрне “Кыңгырау” һәм “Әллүки” кечкенәләр төркеме балалары белән күрсәттеләр. “Конкурсның муниципаль туры кысаларында балаларны юлларда үз