Найти тему
Көмеш Кыңгырау

Кышкы авыл өе ясадым

Авыл өйләре бик ямьле һәм күңелгә якын бит ул. Кышкы кичләрнең берсендә, авылымның матур йортларына сокланып йөргәндә, күңелемдә шундый бер йортны ясап карау теләге туды.

Һәм шул кичне ук эшкә тотындым. Катыргы тартмаларны сүттем, үлчәдем, кистем. Йортның нигезен ясадым, диварларын ябыштырдым.

Шуннан соң, 1-2 атна тукталып тордым, илһам качты, диләрме соң әле. Мин теләгәнчә матур да чыкмый кебек, бик авыр эш икән, яктан караганда гына җинел кебек. Аннан, болай булмый дип, үземне кулга алып, яңадан башладым. Тәрәзәләр уйдым, кашагаларын ясадым. Катыргыны тар-тар кисәкләргә кисеп, өйне тышлый башладым. Әзрәк ямь керә башлады кебек өемә.

Кайбер идеяләр эш барышында килеп чыга. Өйнең түбәсен ничек ясарга дип уйланып йоргәндә, нәрсәгәдер ачуым килеп, катыргы тартманы ертып җибәргән идем, урталай аергач, ул нәкъ шифер кебек, дулкын-дулкын икән. Менә, түбәле дә булдым. Тәрәзәмә челтәрләр элдем. Аннары өйне акрил буяулар белән буядым. Мамыктан кар көртләре ясадым һәм ву-а-ля, кышкы авыл өе әзер!

Алсу Әхмәтова, Әлмәт райны Елховой мәктәбе.