Саба районы авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүчеләре башкалага бүген – 26 мартта бардылар.
Шәһәр халкы өчен киң ассортиментта яшелчә, ит, казылык продукциясе, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, бал, шикәр, он, ярма һәм башка фермер продукциясе тәкъдим ителде. Алар уртача ваклап сату бәяләреннән түбәнрәк бәяләрдән сатылды.