Лениногорскида Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин булып китте. Министр эш визитын шәһәрнең 2нче мәктәбеннән башлады. Ул анда 9-11 класслар өчен ачык дәрес үткәрде. Чара лекция форматында сорау-җаваплар белән барды. “Цифрлы дәрес үткәрү республика мәктәпләрендә һәр айда узарга тиешле дәрес булсын иде. 1 сыйныфтан алып 11нче сыйныфка кадәр айга бер мәртәбә укучылар цифрлы һөнәрләр, кибербуллинг турында актуаль темалар сөйләшерләр”, - ди министр. "Саннар дәресендә" Айрат Хәйруллин мәктәп укучыларына ясалма интеллект, it-өлкәдә яңа мөмкинлекләр, шулай ук маркетплейслар аша бизнес нигезләре турында сөйләде. Укучылар актив булды: министрга үз сорауларын бирделәр, аннары кызыклы лекция өчен рәхмәт белдерделәр, it-өлкәдә яңа белем алган укучылар булуына шатланып, рәхмәтләрен дә әйтергә онытмадылар. Аннары Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Ай
Лениногорскига эш визиты белән Татарстан Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин килде
25 марта 202225 мар 2022
1 мин