Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Саба таңнары

Рушан Миңнегулов 3 медаль яулады

21 март көнне Ханты-Мансийск шәһәрендә "Без бергә. Спорт" дип исемләнгән чаңгы ярышлары төгәлләнде. Уеннарда Россия, Беларусь, Армения, Таджикистан һәм Казахстан спортчылары катнашты. Чаңгы ярышлары, биатлон, тау чаңгысы спорты, сноуборд, коляскаларда керлинг һәм следж-хоккей буенча медальләр уйнатылды. Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең спортчы Миңнегулов Рушан 12,5 һәм 20 км га чаңгы ярышларында 2 алтын медаль яулады, шулай ук спринтта (L2-W9) 3 урын алды. Миңнегулов Рушанны һәм тренерын Миңнегулов Русланны уеннарда бик яхшы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм алдагы стартларда уңышлар телибез.

21 март көнне Ханты-Мансийск шәһәрендә "Без бергә. Спорт" дип исемләнгән чаңгы ярышлары төгәлләнде. Уеннарда Россия, Беларусь, Армения, Таджикистан һәм Казахстан спортчылары катнашты. Чаңгы ярышлары, биатлон, тау чаңгысы спорты, сноуборд, коляскаларда керлинг һәм следж-хоккей буенча медальләр уйнатылды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең спортчы Миңнегулов Рушан 12,5 һәм 20 км га чаңгы ярышларында 2 алтын медаль яулады, шулай ук спринтта (L2-W9) 3 урын алды. Миңнегулов Рушанны һәм тренерын Миңнегулов Русланны уеннарда бик яхшы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз һәм алдагы стартларда уңышлар телибез.