25 март – Мәдәният хезмәткәрләре көне. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район Мәдәният сараена әлеге тармакта хезмәт куючылар җыелды. – Әгерҗедә һәм авылларда кырыкка якын мәдәният учреждениесе эшләп килә. Без районыбызда сәнгатьне үстерүдә, иҗади хезмәтебезне республикада гына түгел, башка чит төбәкләрдә танытуда, гореф-гадәтләрне саклауда, яшь буынны тәрбияләүдә, халыкны мәдәнияткә тартуда киңкырлы хезмәт куябыз, – диде хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлап район үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Оксана Михайлова. Ул әлеге тармактагы уңышлар һәм җиңүләрне бәян иткәннән соң, мәдәният хезмәткәренең заман белән бергә атларга, һәрчак иҗади эзләнүдә булырга тиешлегенә басым ясады. – Алда безне зур чаралар көтә, – дип дәвам итте ул. – Һәм без аларда үзебез дә, үзешчәннәр дә актив катнашырга тиеш. Апрель аенда районда “Мәдәни салават күпере“ фестивале старт ала. Дүрт зонада сайлап алу турлары узганнан соң, Әгерҗедә гала-концерт үткәрү планлаштырыла. Фестиваль быел Россиядә – Халык сә