Ярминкә 26 мартта, үзәк мәйданда була.
Теләүчеләр ит, казылык әйберләре, ярымфабрикатлар, сөт продукциясе, яшелчә, бал, йомырка, балык, сөт һәм кулинария продукциясе сатып ала алачаклар. Шулай ук ашлык сатылачак.
Ярминкә кунаклары өчен мәдәни программа да каралган.
Башлана 8.00 сәгатьтә.
Игътибар! 26 мартта авыл хуҗалыгы ярминкәсен үткәргәндә 6.30 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Тукай урамы (мәйдан) һәм Ленинград урамы буенча, Гафиятуллин урамыннан Вахитов урамына кадәр, транспорт чаралары хәрәкәте чикләнәчәк, дип хәбәр итә район Башкарма комитеты.
Тулырак: http://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/leninogorskida-yazgy-avyl-khualygy-yarminkse-uzachak