Чемпионатта барлыгы 8 команда, ә бу 80нән артык спортчы дигән сүз. Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы катнашты. Чемпионат нәтиҗәләре: 1 урын - "ОЛИМП" командасы; 2 урын - "САБАГАЗ" командасы; 3 урын - "АДМИНИСТРАЦИЯ" командасы. "Иң яхшы уенчы" номинациясендә "ОЛИМП" командасы уенчысы Сергей Васильев бүләкләнде;
"Иң яхшы уенчы" номинациясендә "РЖД" командасы уенчысы Михаил Ситников бүләкләнде;
"Иң яхшы уенчы" номинациясендә "АДМИНИСТРАЦИЯ" командасы уенчысы Рәис Миңнеханов бүләкләнде;
"Иң яхшы бомбардир" номинациясендә "САБАГАЗ" командасы уенчысы Айнур Кашапов бүләкләнде.
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.