Найти в Дзене
Көмеш Кыңгырау

Җомга күчтәнәче

ҖОМГА КҮЧТӘНӘЧЕ
Мөселманнар өчен мөһим
Изге көннәрнең берсе –
Җомга икәнен беләсез,
Гамәлләр булсын изге.
Җомга сүзе гарәпчәдән
“Җыелу”ны аңлата,
Күңел тынычлыгы булсын,
Бар кешегә карата.
Әти-әни, дус-туганнар
Хәлләрен белү кирәк,
Игелекле гамәлләр тик
Кылырга кирәк димәк.
Укыган барлык догалар
Кабул була торган көн,
Яхшы теләкләр генә
Телик барыбыз бүген.
11.03.2022. Фәймә Зайнуллина

ҖОМГА КҮЧТӘНӘЧЕ
Мөселманнар өчен мөһим
Изге көннәрнең берсе –
Җомга икәнен беләсез,
Гамәлләр булсын изге.

Җомга сүзе гарәпчәдән
“Җыелу”ны аңлата,
Күңел тынычлыгы булсын,
Бар кешегә карата.

Әти-әни, дус-туганнар
Хәлләрен белү кирәк,
Игелекле гамәлләр тик
Кылырга кирәк димәк.

Укыган барлык догалар
Кабул була торган көн,
Яхшы теләкләр генә
Телик барыбыз бүген.
11.03.2022. Фәймә Зайнуллина