Шәһәр үзәк китапханәсенең Әдәбият тарихы музеенда Бөтендөнья язучы көне кысаларында «Язучылар дөньясы» дип исемләнгән экспозицияне ачу тантанасы узды. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе язучыларының иҗат һәм хезмәт эшчәнлеге белән бәйле шәхси һәм көнкүреш әйберләре, язма кирәк-яраклары, фоторәсемнәр, документлар, сәнгать картиналары һ.б. тәкъдим ителде. Тамашачыда лампалар, кул сәгате, фронттан килгән хатлар күчермәләре, кубок, беренче кәрәзле телефон, әдәбиятчыларның шәхси документлары оригиналлары арасында туу турында таныклык, уку йортын тәмамлау дипломы, кулътамга белән китаплар аеруча зур кызыксыну уятты. Кунаклар бүләккә алып килгән әйберләренеңтарихы белән уртаклаштылар. Экспозиция 3 марттан 10 апрельга кадәр эшләячәк. В Литературно-краеведческом музее Центральной городской библиотеки состоялось торжественное открытие экспозиции «Мир литератора», в рамках Всемирного дня писателя. На вернисаже были представлены личные вещи, связанные с тво