Ор авылында өлкән буын терлекче ханымнарга багышланган тематик кичә булган Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Ор авыл клубында бик матур һәм мәгънәле чара - өлкән буын терлекче ханымнарга багышланган тематик кичә булды. Бөтен хезмәт кул көче белән башкарылган заманда бернинди зарланусыз көнне-төнгә ялгап эшләгән, инде тыныч кына гомер көзләрен үткәреп ятучы апалар өчен бик дулкынландыргыч чара булды ул. Эшләгән вакыттагы күңелле истәлекләр белән дә уртаклаштылар, көлешеп тә, моңаеп та алдылар. Яшьлек хисләренә бирелеп җырлап та җибәрделәр, биеп тә киттеләр. Сөйләп сүзләре бетмәде! "10 гына көнгә фермага эшкә килә алмассызмы, дип сорасалар, барыр идегезме? " - дигән сорауга барысы да, "Шушы коллектив белән булса, барабыз" дип җавап бирделәр. 19 ел ферма мөдире булып эшләгән, инде 88нче яше белән баручы Габдрахман ага да: "Шушы кызлар белән булса, мин дә барам! " - дип җавап бирде. Кичә үзешчәннәрнең искиткеч зәвыклы чыгышлары белән үрелеп барды. Соңыннан бәйрәмгә чакыру алган һәрке
Ор авылында өлкән буын терлекче ханымнарга багышланган тематик кичә булган
11 марта 202211 мар 2022
16
1 мин