БӘЙРӘМ ТАБЫНЫ Аш-су бүлмәсенә бүген, Якын китерми әти. Ярдәмче итеп алынды, Бары энебез Фәтхи. Билгә алъяпкыч салынган, Әзерләнә тәм-томнар. Нәрсәгә тотынсалар да, Килешеп тора куллар. Без - кызларның күңеленә, Әлбәттә, хуш күренеш. Бәйрәм табыны сыйлардан, Балкып торырга тиеш! ...Әллә артык "тырыштылар", Хатын-кызлар көнендә. Артларыннан җыештырып, Бетәлмибез әле дә. Люция Әблиева